+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 гыйнвар 2022, 12:30

Үзмәшгульләргә - ташламалар

2022 елда Башкортстанда республика дәүләт милкеннән файдаланган үзмәшгуль гражданнарга аренда түләвендә ташламалар каралачак.

Үзмәшгульләргә - ташламаларҮзмәшгульләргә - ташламалар
Үзмәшгульләргә - ташламалар


Ягъни ташламалар аренданың беренче елында - 40 процент, икенче елда – 60 процент, өченче елда – 80 процент.
- Үзмәшгуль гражданнарга һәм эшкуарларга ярдәм итү - безнең ведомствоның иң мөһим эш юнәлешләренең берсе. Бизнес нәрсә ул? Бу - яңа эш урыннары да, республика икътисадын яхшырту да, төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге күрсәткечләрен яхшырту да, – дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Аманбаев.

Шулай ук үзмәшгуль гражданнарга, эшкуарларга, коммерция карамагында булмаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм итү өчен 2022 елның 1 гыйнварыннан дәүләт милкеннән файдаланган өчен аренда түләвен исәпләгәндә 0,01гә тигез ташламалы коэффициент каралган.

Фото: https://pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас