

- Башта "кызыл линияләрне" коммуналь техника отрядлары тарафыннан бозлавыкка каршы материаллар, ягъни машиналарның төп агымы узган урында чистарту буенча эш алып барыла. Аннары техника икенчел юлдан һәм кварталара юллардан уза. Кече габаритлы техника һәм тракторлар МТЗ базасында щеткалар белән тротуарларны һәм юл чатларын, тукталыш павильоннарын чистарталар, - дип аңлатты коммуналь хезмәт вәкилләре.
Бер төн эчендә шәһәр урамнарыннан 3000 тоннага якын кар чыгарылган. Шәһәр территорияләрен тәүлек буе кардан тазарталар.
Исегезгә төшерәбез, кичә кар чистартуда 222 берәмлек коммуналь техника катнашты.
Фото: ufacity.info