

Ак халатлы изге һөнәр ияләре сафына басу балачак хыялым булды, - дип уртаклашты Линар Зәки улы. - Аны тормышка ашыру өчен, Дүртөйле шәһәренең 2нче лицеен тәмамлагач, Башкорт дәүләт медицина колледжына укырга кердем. Диплом алгач, хәрби хезмәткә чакырылып, Ватан алдындагы бурычымны үтәп кайттым. Армиядән соң, Башкорт дәүләт медицина универститетының “Дәвалау эше” факультетына документларымны тапшырдым, чөнки күңелемдә югары белем алу теләге көчле иде.
Тырыш егет бюджетка укырга керә. Алты ел буена армый-талмый медицина фәне нечкәлекләрен өйрәнә. Уку белән бергә эшләргә дә өлгерә.
- Өченче курста чагымда ук дәваханәгә эшкә урнаштым. Көндезләрен лекцияләргә йөрсәм, кичләрен алган белемнәремне гамәли яссылыкта ныгыттым, - ди ул. - Бу һөнәри тәҗрибә тупларга зур ярдәм булды.
Линар Дүртөйле үзәк район дәваханәсенә практикага кайта. Бу вакытта бар дөньяны коронавирус инфекциясенең беренче дулкыны каплый. Практикадан соң яшь белгеч җәй буе поликлиниканың “кызыл зона”сында табиб-терапевт вазыйфасында хезмәт сала. Авыруларны поликлиникада кабул итүдән тыш, ул төнге кизүдә дә тора. Шулай итеп, ординатурада кардиология юнәлешендә белем алучы яшь табиб мәкерле вируска каршы көрәшкә үз өлешен кертә. - Безне, бер төркем белгечләрне, Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасының махсус бригадасы составында гыйнвар аенда Владимир шәһәренә эшкә җибәрделәр. Анда ковид белән хәл бик авыр, үзләренең генә табиблары җитми иде. Мин бу командировкага кардиолог сыйфатында бардым. Бик авыр хәлдәге пациентларны дәваларга туры килде. Коронавирус – шундый куркыныч инфекция бит: адәм баласының бар организмына зур зыян китерә. Хроник авырулары булганнар өчен ул бигрәк тә хәвефле. “Кызыл зона”да эшләү зур нерв киеренкелегеннән башка булмый инде: кайбер очракларда пациентны бернинди дарулар һәм чаралар белән дә коткару мөмкин түгел, ул кулыңда җан биргәндә, гаҗизләнү, тетрәнү кебек тойгылар бар булмышыңны били. Ә һәр савыгып аягына баскан пациент өчен ихлас күңелдән шатланасың, - дип сөйли әңгәмәдәшем. - Хәзер, ковидка каршы вакцина булдырылгач, хәлләр бераз тотрыкланды. Һәрхәлдә, Дүртөйле үзәк район дәваханәсе янындагы ковид-госпиталь, авырулар саны кискен кимү сәбәпле, быел ноябрь аенда ябылды. Хәзер Дүртөйле поликлиникасында “кызыл зона” гына эшен дәвам итә.
Линар Зәки улының тормыш юлдашы Алия – шәфкать туташы. Ул да ковид-госпитальдә эшләгән, хәзер - терапия бүлегендә.
- Тату коллективка эләгүебезгә сөенеп туя алмыйбыз, - ди Алия һәм Линар Камалтдиновлар. - Биредә өлкәннәр яшьләргә акыллы киңәше белән ярдәм күрсәтә, авыр минутларда җылы сүзен кызганмый. Коронавирус инфекциясенә киртә кую мәсьәләсенә килгәндә, яшь табиб Линар Зәки улы да, барлык ак халатлылар кебек үк, вакцинаның әһәмиятен югары бәяли.
- Бүген Дүртөйле үзәк район дәваханәсендә ковидка каршы вакциналарның бөтен төрләре дә бар, - ди ул. - Ревакциналауга да вакытында килергә кирәк. Мәкерле вирусны бердәмлектә җиңәчәкбез!
Фото: М. Латыйпова