+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 гыйнвар 2022, 16:55

Кардан чистартырга халык та теләп ярдәм итә!

Уфаның коммуналь хезмәтләре тәүлек буе ике сменада көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә. Бу мөһим һәм катлаулы эштә гади кешеләр - ихата җыештыручылар, махсус техника йөртүчеләр, юл эшчеләре һәм башкалар эшли. Алар үзләренең эше турында сөйләде.

Кардан чистартырга халык та теләп ярдәм итә!Кардан чистартырга халык та теләп ярдәм итә!
Кардан чистартырга халык та теләп ярдәм итә!

Көн саен һәм ял көннәрсез алар урамнарны һәм ишегалларын кардан чистарта. Барлык бәйрәм көннәрендә шәһәр территориясендә уңайсыз һава шартлары күзәтелде. Әледән-әле кар ява, ә вакыт-вакыт бозлы яңгырлар да яугалый.

Көн саен төнге сменага 180 берәмлек техника һәм 70 юл эшчесе чыга. Көндез 200дән артык махсус автомашина һәм биш тапкыр күбрәк юл эшчеләре хезмәт сала. Иртәдән кичкә кадәр, шулай ук төнлә, коммуналчылар шәһәр урамнарын кар өемнәреннән чистарта.
Мәсәлән, кар чистарту техникасын йөртүче Радик Бакиевның эш көне - кичә иртәнге 03.00дән, ә бүген иртәнге 05.00тән башланган.

- Бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшлибез. Бүген ярты көн буе тротуарларны чистарттым, хәзер ротор руле артына утырдым, урамнарны чистартырга барам. Иң зур нәтиҗәлелек белән эшлибез, иртәгә Яңа ел каникуллары тәмамлана һәм безгә яңа эш елы башлануга юллар һәм тротуарларны әзерләргә кирәк, - диде ул.

Әлбәттә, мондый һава торышында эшче көчләр җитми, чөнки еш кына урамнар җыештырганнан соң ук яңадан көрткә күмелә, әмма торак һәм коммуналь хезмәтләр мөмкин булганның барысын да эшли.

- Безгә теләсә нинди шартларда эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Барысын да вакытында өлгертергә тырышабыз, әмма кар бик күп яуды, бу, әлбәттә, эшне кыенлаштыра. Туктап, безнең хезмәт өчен рәхмәт әйтә торган бик күп игелекле кешеләр булуы сөендерә. Безнең эшне ничек нәтиҗәлерәк итәргә кирәклеген әйтү өчен туктаучылар да бар. Мин бу өлкәдә алты ел эшлим, эшем бик ошый, - ди Уфа шәһәренең "Совет районы СПБ" учреждениесе юл эшчесе Тимур Әюпов.

Коммуналь һәм торак-хуҗалык хезмәтләре эшенең мөһимлеген халык һәрвакытта да күрми, ләкин аларның эшләренә рәхмәтле һәм бу авыр хезмәттә аларга ярдәм итүче кешеләр дә бар.

- ЖЭУ-64 хезмәткәрләре Ю. Гагарин урамындагы 29нчы йортыбыз тирәсен чиста һәм тәртиптә тота. Дворниклар да, тракторчылар да намус белән эшлиләр. Һәм без дә бәйрәм көннәрендә эшсез утырмадык, халык белән кар көрәү өмәсенә чыктык, ә аннары ишегалды бәйрәмен оештырдык, - ди күпфатирлы йорт Советы рәисе Гөлшат Насенник.

- Быел кар күп, идарәче компания дә ишегалдын беренче тапкыр гына чистартмый. Намус белән эшлиләр. Без аларга вакыт-вакыт халык белән бергә ярдәм итәбез. Менә бүген дә шулай итәргә булдык, - диде Энгельс урамында яшәүче Рөстәм Зәбиров.

Шулай ук Зилә Җиһангировага ишегалдын яхшы карап-тотулары өчен Менделеев урамы буенча 215/1нче йорт рәисе Любовь Самойлова рәхмәт белдерде.

Шәһәр территорияләрен кардан чистарту дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, "Карлы Уфа" интерактив картасында халык юлларның, тротуарларның, ишегалды территорияләренең торышы канәгатьләнерлек булмаган урыннар турында заявкалар калдыра ала. Сылтама башкала муниципалитеты сайтының төп битендә урнаштырылган.

 

Фото: ufacity.info

Кардан чистартырга халык та теләп ярдәм итә!
Кардан чистартырга халык та теләп ярдәм итә!
Кардан чистартырга халык та теләп ярдәм итә!
Кардан чистартырга халык та теләп ярдәм итә!
Кардан чистартырга халык та теләп ярдәм итә!
Кардан чистартырга халык та теләп ярдәм итә!
Кардан чистартырга халык та теләп ярдәм итә!
Кардан чистартырга халык та теләп ярдәм итә!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас