+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 гыйнвар 2022, 19:30

Казахстанда калган русиялеләр өйләренә кайта

Руиялеләргә ярдәм итү өчен Казахстанда Русия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгының ситуацион-кризислы үзәге (СКЦ) эшли башлады.

Казахстанда калган русиялеләр өйләренә кайтаКазахстанда калган русиялеләр өйләренә кайта
Казахстанда калган русиялеләр өйләренә кайта

Казахстан Республикасында киңкүләм тәртипсезлекләр аркасында өйләренә кайта алмыйча калган русиялеләргә бүген ярдәм итәчәкләр. Алматадан Иваново һәм Ырынбурга рейслар 9 гыйнвар көнне 17:00дән 18:00гә кадәр оештырылачак.

Русиялеләргә Алмата халыкара аэропорты терминалында 14:00 сәгатьтә җыелырга кирәк.

Туган илләренә кайтырга аларга Русия Оборона министрлыгының хәрби-транспорт авиациясе самолетлары ярдәм итәчәк.

Кешеләргә бер багаж урыны исәбеннән әйберләр һәм паспорт алырга кирәк. Чемоданнарны бортка мөстәкыйль рәвештә төяргә туры киләчәк. Моннан тыш, пассажирларны әлеге самолетларда гражданлык авиациясендәге кебек уңайлылык дәрәҗәсе булмас, дип кисәтәләр.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас