

- Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр системасын модернизацияләү - министрлык эшенең иң өстенлекле юнәлешләреннән берсе, - дип ассызыклады ул. - Кайбер техник чишелешләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә без бу юнәлештә шактый алга китә алдык, процедураны гадиләштердек һәм хезмәтләрне электрон форматка күчерү вакытын кыскарттык. 2021 елда Башкортстан халкы өчен "Дәүләт хезмәте" порталында 103 яңа электрон хезмәт күрсәтелә башлаган. Моннан тыш, хезмәтләр күрсәтү кысаларында ведомствоара хезмәттәшлекне камилләштерү буенча зур эш башкарылган.
Башкортстан Башлыгы республика дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы коллективына нәтиҗәле эшләгән өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров шулай ук төбәк Хөкүмәтенә министрлыклар һәм ведомстволар эшчәнлеген санлаштыру буенча докладлар графигын әзерләргә кушты. Бу мәсьәләләр атналык оператив киңәшмәләр кысаларында каралачак.
Фото: glavarb.ru