+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 Января 2022, 10:52

Яңавылда кар белән көрәш

Берничә көн туктамый яуган кар киртә була алмады.

Яңавылда кар белән көрәшЯңавылда кар белән көрәш
Яңавылда кар белән көрәш

Чөнки биредә эшләр дөрес оештырылган һәм "ЯнаулБлагоустройство" җәмгыяте һәм башка коммуналь оешмалар тәүлек әйләнәсенә эшләде.

Юллар һәм тротуарлар кардан чистартыла, йорт түбәләре һәм юллар боздан азат ителә.

Кар белән көрәшкә оешма-предприятиеләр дә кушылды, алар көрәк тотып "карлы өмә"гә чыкты. Кыскасы, Яңавыл кар өемнәрен әзерлек белән каршы алды һәм шәһәр юлларын күмәргә ирек бирмәде, техника да, кешеләр дә өзлексез эшләде.


Гөлнара Гыйлемханова.

Яңавыл районы.


Автор фотолары.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас