+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 гыйнвар 2022, 09:26

Юлларны кардан чистарту дәвам итә

Соңгы тәүлекләрдәге һава торышы торак-коммуналь хуҗалык эшчеләре иңнәренә зур йөк салды.

Юлларны кардан чистарту дәвам итәЮлларны кардан чистарту дәвам итә
Юлларны кардан чистарту дәвам итә

Республиканың коммуналь хезмәтләре әзерлек режимында эшләвен дәвам итә.
Узган тәүлектә бөтен республика буенча кар чистарту эшендә 1 900 берәмлек техника, 2 000нән артык урам себерүче катнашты. Узган тәүлектә төбәк башкаласында 7459 тонна кар чыгарылган. Моннан тыш, бозлавыкка каршы материаллар белән 160 мең квадрат метр мәйдан эшкәртелгән.
Иҗтимагый транспорт хәрәкәте, шулай ук парклар һәм скверлардагы автомобиль юлларында кар чистартуга аерым игътибар бирелә. Аеруча куркыныч участоклар ком-тоз катнашмасы һәм бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртелә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас