Башкортстан, вакциналауның әлеге темплары сакланган очракта, COVID-19га каршы прививка кампаниясе планына июльдә генә ирешәчәк. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. “Яңа елга кадәр моңа без февраль башына исәп тотсак, хәзер бу — июльнең беренче көннәре”, — диде ул.
Республикага коронавирустан вакциналау буенча пландагы күрсәткечкә ирешү өчен тагын 200 мең кешегә прививка ясатырга кирәк. Иммунлаштыру темплары Яңа ел каникуллары вакытында тәүлегенә 1-2 мең кешегә кадәр кимегән. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына вакциналау буенча планга ирешү буенча юл картасын эшләргә кушты. “Әгәр без берни дә эшләмәсәк, кирәкле дәрәҗәгә июль башына гына ирешәчәкбез. Без алай итә алмыйбыз. Әйдәгез, вакциналау планында безне артка сөйрәүче муниципалитетлар белән эшли башлыйк”, — диде ул.
Башкортстанда коронавирус, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кимегән. Соңгы атнада грипп белән авыруның 13440 очрагы теркәлгән, бу узган атнадагыдан 39,7 процентка кимрәк. Бу хакта “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте. Идарә тарафыннан барлыгы 348 тикшерү үткәрелгән. 10 территориядән аэропортка керүне чикләү 28 ноябрьдә үк кертелгән. Уфа аэропортына килгән пассажирларның барысына да тест үткәрелә.
Радий Хәбиров булачак тикшерүләр белән бәйле рәвештә, барысына да әзер торырга һәм вакциналанмаган кешеләргә карата чикләүләр булдырырга кушты. Әлегә республикада беренче компонент белән 2205618 кеше вакциналанган, 2075366 кеше вакциналануны төгәлләгән.
17 гыйнварда Башкортстанда ярты миллионга якын укучы өчен өченче чирек башланачак. Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына моңа аеруча җентекле әзерләнергә кушты, чөнки коронавирус балаларда торган саен ешрак очрый башлады. “Җитди әзерләнегез. Беренчедән, мәктәп биналарын җентекләп дезинфекцияләү, медицина инспекторларын әзерләү зарур. Шулай ук ата-аналар белән җыелыш үткәрергә, әгәр бала авырса, шунда ук дәваханәгә барырга кирәклеген төшендерергә кирәк. Кыскасы, югары әзерлек хәлендә булырга. Бу бик мөһим”, — дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Төбәк Башлыгы, авыручылар саны кимүгә карамастан, тынычланырга иртә әле, дип белдерде. Эпидемиягә каршы көрәш дәвам итә.
Киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев муниципаль берәмлекләр ихтыяҗлары өчен коммуналь техника сатып алу планнары турында чыгыш ясады. Министрлык үткәргән анализ нәтиҗәләре буенча, коммуналь техника сатып алуга гомум ихтыяҗ 10 миллиард сум тәшкил итә, шул исәптән Уфа шәһәре буенча – 4,5 миллиард сум.
“Республикада паркларны, яр буйларын төзекләндерү, урам-юл челтәрен ремонтлау һәм төзү, шул исәптән заманча киң тротуарлар төзү эшләре зур күләмдә башкарылганлыктан, коммуналь, бигрәк тә кече габаритлы техника сатып алу муниципаль берәмлекләр өчен иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бер үк вакытта без бүгенге финанс шартларында республика бюджетыннан берьюлы 10 миллиард сум акча бүлү мөмкин түгеллеген яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә республика тарафыннан быел техника алу өчен 1 миллиард 432 миллион сум бүлү каралган. Министрлык әлеге акчаларны, мәйданнар һәм башкарыла торган эш күләменә карап, муниципаль берәмлекләргә ярдәмгә юнәлтергә тәкъдим итә”, — диде Алан Марзаев.
Әмма, министр вазыйфасын башкаручы билгеләп үтүенчә, техника сатып алу белән генә дә мәсьәлә тулысынча хәл ителми, чөнки иң беренче чиратта эшче куллар җитешми. Әйтик, Уфада урам-юл челтәрен карап тоту өчен штатта 2434 кеше каралган. Чынлыкта 1638 кеше эшли (67 процент). Шул ук вакытта норматив буенча шәһәр өчен штат 7302 кешедән торырга тиеш.
Министр вазыйфасын башкаручы шәһәргә коммуналь хезмәткәрләрнең хезмәт хакын бюджет исәбенә арттырырга тәкъдим итте. Радий Хәбиров Уфа хакимияте башлыгы Сергей Грековка проблема турында уйланырга һәм ике атнадан моңа бәйле эш планын җиткерергә кушты. “Хезмәткәрләрне нәрсә белән җәлеп итәргә мөмкин икәнлеге турында уйлагыз. Бу — авыр эш, шуңа күрә дәртләндерү чаралары кирәк. Бәлки, кайдадыр бу тулай торак, кайдадыр торак бирү, укыту, хезмәт хакын арттыру булыр. Монда комплекслы эшләргә кирәк”, — диде Радий Хәбиров.
Чарада, шулай ук, электрон дәүләт хезмәтләре үсеше мәсьәләләре каралды, Яңа ел каникулларында булган чаралар турында чыгышлар тыңланды. Республика Башлыгы чаралардан канәгать булуы турында әйтте, бигрәк тә Башкортстанга туристларны җәлеп итүче Туризмны үстерү үзәгенә рәхмәтле булуын белдерде.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.