

Бүген Уфаның спорт һәм физкультура-сәламәтләндерү оешмаларында коронавирус инфекциясе таралу шартларында санитария таләпләрен үтәүне тикшерү буенча планнан тыш рейд үткәрелде.
Рейдта катнашучылар составында Русия Дәүләт думасы депутаты Римма Баталова, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Артур Гафаров, “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе әйдәүче белгеч-эксперты Гөлфия Екубжонова, Уфа шәһәре хакимиятенең физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Егор Сорокин, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының хокук, кадрлар һәм мәгълүмати эшләр бүлеге баш белгеч-эксперты Илдар Гарифуллин бар иде.
Рейд барышында Уфаның кайбер учреждениеләре, аерым алганда Спорт министрлыгы карамагындагы учреждение – республиканың Спорт әзерлеге үзәге, Уфаның "Спартак" олимпия резервы спорт мәктәбе, «Адреналин» фитнес клубы тикшерелде.
Тикшерү Спорт әзерлеге үзәгендә һәм "Спартак" мәктәбендә таләпләрнең үтәлүен күрсәтте. "Адреналин" фитнес-клубында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү ачыкланды. “Роспотребнадзор” идарәсе клубка өстәмә рәсми тикшерү үткәрәчәк һәм таләп бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирәчәк.
Фото: Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы