+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 гыйнвар 2022, 10:15

Штраф түлисең килмәсә, битлек ки!

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча ЮХХДИ бүлеге белән берлектә җәмәгать транспорты водительләре һәм пассажирлары тарафыннан битлек режимын үтәүне тикшерү буенча рейдлар үткәрә. Бүген, 11 гыйнварда, тикшерү «Спорт» тукталышында узды.  

Штраф түлисең килмәсә, битлек ки!Штраф түлисең килмәсә, битлек ки!
Штраф түлисең килмәсә, битлек ки!

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча ЮХХДИ бүлеге белән берлектә җәмәгать транспорты водительләре һәм пассажирлары тарафыннан битлек режимын үтәүне тикшерү буенча рейдлар үткәрә. Бүген, 11 гыйнварда, тикшерү «Спорт» тукталышында узды.

Быел рейд чаралары Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганнан соң яңадан тергезелде һәм транспорт чараларын йөртүчеләргә ике административ протокол төзелгән дә инде.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 360тан артык транспорт комплексына тикшерү үткәрелгән, алар барышында 220дән артык җәмәгать транспорты маршруты, Уфаның «Көньяк» автовокзалы һәм тимер юл вокзалы, Электротранспорт идарәсе, «Башавтотранс” филиаллары тикшерелгән.

Рейд чаралары нәтиҗәләре буенча ачыкланган кимчелекләр турында 220дән артык административ протокол төзелгән, шул исәптән 113 протокол судка тапшырылган, 60ы буенча Уфаның җәмәгать һәм район судлары тарафыннан күрсәтмәләр чыгарылган. Кагыйдә бозулар расланганда, штраф билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, югары әзерлек режимы шартларында гражданнарга кагыйдәләрне беренчегә бозган өчен - 1дән 3 мең сумга кадәр, кабатланган очракта - 15тән 30 мең сумга кадәр штраф каралган.

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас