

Былтыр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Башкортстан бюджетыннан 40тан артык юнәлеш буенча субсидияләр бирелгән.
Үткән елга расланган бюджет белән әлеге ярдәмне күрсәтү өчен 2,8 миллиард сум өстәмә акча алуга ирешелде, нәтиҗәдә, аграрийларга субсидияләрнең җыелма күләме 5,7 миллиард сум тәшкил итте. Мондый күләмдә, 2020 елдан башлап, пандемия шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстәмә ярдәм максатларында субсидияләр бүленә.
- Күп очракта республика аграрийларына дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә хәтта катлаулы 2021 елда да техника, яхшы токымлы терлек, орлык һәм ашламалар сатып алуны дәвам иттерделәр, - диде Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Ә бу - алдагы сезоннарга ныклы нигез.
- Күрсәтелгән чаралар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм тармакка инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итә, - диде Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова.
Фото: bashexport.com