"Миллионлаган гражданнарыбызга кагылышлы социаль характердагы бер мәсьәлә турында берничә сүз әйтәсе килә. Пенсияләрне индексацияләүне күздә тотам. Пенсияләрне инфляциядән бераз югарырак дәрәҗәдә индексацияләргә тәкъдим итәм. 8,6 процентка, фаразланган инфляциядән бераз арттырыбрак,", - диде Президент.
Путин ассызыклаганча, бу мәсьәлә Русиянең миллионлаган гражданнарына кагыла.
«Элек кабул ителгән карарлар кешеләргә узган елгы инфляциягә бәйле чыгымнарны капларга мөмкинлек бирмәячәк", - диде дәүләт башлыгы.
Президент шулай ук Хөкүмәткә барлык кирәкле процедураларны мөмкин кадәр тизрәк уздырырга кушты.
Фото: ria.new