+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Января 2022, 06:45

“Бу алышта без җиңелдек”...

Республика Башлыгы Радий Хәбиров юл-транспорт һәлакәтләренә каршы көрәш чараларын тагын да көчәйтү бурычын куйды.

“Бу алышта без җиңелдек”...“Бу алышта без җиңелдек”...
“Бу алышта без җиңелдек”...
“Начар. Бөтен республика – без барыбыз да – муниципалитет башлыклары, юл хәрәкәте хәвефсезлеге хезмәте, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, барыбыз да юл-транспорт һәлакәтләренә каршы көрәшне оттырдык. Парадоксаль күренеш. Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны кимеде, һәлак булучылар саны артты. Бу бер нәрсә турында сөйли, ул да булса – юл йөргәндә тизлекне арттыру. Моның өстендә эшләргә кирәк. Февраль аенда үтәчәк беренче “Транспорт сәгате”ндә миңа ЮХХДИ җитәкчесе белән бергә 2022 елда нинди күрсәткечләргә һәм ничек ирешәчәгебез турында хәбәр итегез”, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән ел йомгакларына багышланган оператив киңәшмәдә Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушевка мөрәҗәгать итеп.

Республика Башлыгы белдерүенчә, юл-транспорт һәлакәтләренә китергән тагын бер куркыныч сәбәп – ул исерек водительләр. Алар аркасында бер түгел, берьюлы берничә автомобиль бәрелешкән очраклар бар. Күптән түгел шундый хәл Уфада булды.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 44 яшьлек уфалы “ВАЗ-2114” руле артында “Renault Arkana” һәм “Suzuki SX4” автомобильләре белән бәрелешкән. Соңгысы “Лада Ларгус” һәм “Lada XRAY” автомобильләренә килеп бәрелгән. Җиде машина катнашлыгындагы һәлакәттә, бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Автомо­бильләр исә ярыйсы ук яньчелгән, билгеле. Ә бит бу хәл бөтенләй башкача да тәмамлана ала иде.
Тикшерү барышында элегрәк әлеге машина йөртүченең Первомайская урамының бер ишегалдында парковкаланган “Volkswagen Polo” һәм “Hyundai Solaris” машиналарын бәрдерүе, һәм вакыйга урыныннан качып китүе ачыкланган.
“Тикшерү бер литр сулый торган һавада 1,100 миллиграмм алкоголь булуын күрсәтте. Шоферның узган елның декабрендә исерек килеш руль артына утырган өчен административ җа­ваплылыкка тартылуы мәгълүм. Хәзер исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә иткән өчен аңа Русия Җинаять кодексының 264.1 мәддә­се буенча җинаять җа­ваплылыгы яный. Әлеге вакытта ир тоткарланган, ә аның автомобиле штраф стоянкасына урнаштырылган. Юл-транспорт һәла­кәтләре фактлары буенча тик­шерү башланган”, — дип шәрех­лиләр Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.
Әлеге юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булган водитель кебек берничә тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга көн бетәргә охшаган. Чөнки 10 гыйнвардан Русия терри­ториясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими бозган өчен җинаять җавап­лылыгы турындагы закон көченә керде.
Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Берничә тапкыр каршы як полосага чыккан яки тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан арттырган өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Моннан тыш, 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яки ике-өч еллык хезмәт хакы күләмендә акчалата штраф каралган.
Шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм янә руль артында тотылган шоферлар ике елга кадәр колониягә юлыга ала.

Резида ВӘЛИТОВА.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас