+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 гыйнвар 2022, 11:00

Бүздәк юл идарәсе хезмәткәрләре табигать көйсезлеген җиңеп эшли

Синоптиклар фаразлавы дөрескә чыкты: соңгы көннәрдә явым-төшем арту, шулай ук буран котыру нәтиҗәсендә Бүздәк районы юлларында катлаулы хәл туды. Әмма районның Раил Фәррахов җитәкчелек иткән юл төзү-ремонтлау идарәсе коллективы табигать көйсезлегенә каршы торырлык техник куәтләргә ия.

Бүздәк юл идарәсе хезмәткәрләре табигать көйсезлеген җиңеп эшлиБүздәк юл идарәсе хезмәткәрләре табигать көйсезлеген җиңеп эшли
Бүздәк юл идарәсе хезмәткәрләре табигать көйсезлеген җиңеп эшли

- Юлларны кардан чистарту максатында безнең предприятиедә махсус бригада оештырылган, - ди Бүздәк ДРСУ баш инженеры Илдус Локманов.

- Аның составында 18 берәмлек махсус техника исәпләнә, алар арасында "КДМ" маркалы дүрт юл машинасы да бар.

Кичә һәм бүген юл чистарту техникасы иң катлаулы юл участокларында эшли. Төп игътибар республика әһәмиятендәге Бүздәк – Чакмагыш юлына юнәлтелде. Моннан тыш, авыллар арасындагы юлларны ныклы күзәтүдә тотабыз, кирәк булса, анда техника җибәрелә.

Мондый катлаулы шартларда вакыт белән исәпләшмичә, юлларда хәвефсез хәрәкәтне тәэмин итүгә барлык көчен салучы юл хезмәткәрләре мактауга лаек, дип исәплим.

Бу уңайдан Илдус Локманов механизатор Марат Галимовны билгеләп үтте. Бай тәҗрибәле белгеч фидакарь хезмәте белән коллективта күптән олы абруй казанган.

Автор фотосы.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас