+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 гыйнвар 2022, 05:25

Белоретта авария нәтиҗәләре бетерелде

Белореттагы җылылык трассасында авариядән соң җылылык бирелде. Бу хакта бүген иртән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Белоретта авария нәтиҗәләре бетерелдеБелоретта авария нәтиҗәләре бетерелде
Белоретта авария нәтиҗәләре бетерелде

Исегезгә төшерәбез, 14 гыйнварда Белоретта 980 кеше җылылык трассасы ватылу аркасында 10 торак йорт һәм 29нчы балалар бакчасы җылысыз калды. Ремонтчылар, зыян күргән участокны ачыклап, торбаны алмаштырды һәм җылылык бирә башлады. Әмма берничә сәгатьтән соң авария урыныннан ерак түгел тагын торба тишелде.

Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта хәбәр иткәнчә, 2021 елның җәендә138 чакрымлы җылылык челтәренең бер километрын гына төзекләндерә алганнар, иң иске участокларны алмаштырганнар. Моңа 30 миллион сум киткән.

"Белоретта торбалар 40-50 ел элек салынган. Бүген аларны 90 процентка якыны тузган. Безнең халыкның җылылык өчен бурычы зур - 128 миллион сумга якын", - дип язган ул.

Аның сүзләренә караганда, Белоретта быел 14 километр магистраль торбаүткәргечне капиталь ремонтлау таләп ителә, бу максатларга 330 миллион сумнан артык акча кирәк. Якындагы өч елга челтәрләрне ремонтлауның инвестиция программасын раслау өчен республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, тариф комитетына җибәргәннәр. Белоретта җылылык белән тәэмин итүнең бөтен системасын яңарту өчен миллиард сумнан артык акча кирәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас