

Машина йөртүче сүзләренә караганда, 13 гыйнварда Туймазы шәһәренә төзелеш материалларын бушатканнан соң, ул М-5 "Урал" трассасы буйлап Туймазы районының Илчембәт авылына таба юнәлә. Шул вакытта каршысына җиңел автомобиль килеп чыга һәм ул, маңгайга-маңгай бәрелешүне булдырмас өчен, рулен уңга борырга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, фура юл читенә төшеп китә һәм батып кала. Төн буе ул кар әсирлегеннән үзе чыгарга тырышып караган, ләкин моңа ирешә алмаган. Шулай ук башка машина йөртүчеләрнең туктап ярдәм итәргә тырышуы да нәтиҗә бирмәгән. Шуннан соң шофер 112 номерына шалтыратып, булган хәл турында хәбәр иткәч, ЮХХДИ хезмәткәрләре килеп җиткән. Алар авыр техника тапкан һәм гомум тырышлык белән "КамАЗ"ны юлга тартып чыгарганнар.
Пермь шоферы үзенә ярдәмгә килгән Башкортстан юлчыларына һәм ЮХХДИ инспекторларына зур рәхмәтле булуын белдергән.
Фото: "Башинформ"