Кырмыскалы юл төзү-төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләренең дә, көннәр салкын булуга карамастан, бик кызу эш мәле. Махсус техниканың һәм юл хезмәткәрләренең күбесе юлда эшли. Шул ук вакытта гаражда да ремонт эшләре бара.
- Бу кыш карлы булды, шуңа безгә эш җитәрлек. Юл төзүчеләр мондый режимга күнеккән, коллективта тәҗрибәле, тырыш һәм стресска чыдам егетләр эшли, - ди Фиргать Котдузов.
Кырмыскалы юл төзү-төзекләндерү идарәсенең техникасы бөтен район буенча эшли, алар “Уфа - Инҗәр - Белорет” автотрассасының Булгаково - Иске Шәрәй участогы, Кырмыскалы - Атҗитәр, Булгаково - Бозаяз, Олыкүл - Кабак - Суык Чишмә, Олыкүл - Прибельский, Кырмыскалы - Түбән Төкен, Иске Бәбеч – Прибельский автомобиль юлларын чистарта. Ә авыллардагы юлларны авыл биләмәсе карамагындагы техника хезмәтләндерә. Катлаулы һава шартларында үзләренең көче генә җитмәсә, әлбәттә, Юл төзү-төзекләндерү оешмасына мөрәҗәгать итәләр.
Бердәмлектә – көч, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Кулга-кул тотынып эшләгәндә генә табигать көйсезлекләренә каршы торырга, аның нәтиҗәсен вакытында бетерергә һәм халык, аеруча юлдагылар өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкин.
Фото: Гөлчәчәк Әсәдуллина.