+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 гыйнвар 2022, 13:15

Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчте

Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков район башлыклары һәм шәһәр коммуналь хезмәтләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Кар явулар башлану сәбәпле, ул урамнарны һәм күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен кардан чистартуны һәм чыгаруны мөмкин кадәр сыйфатлы итеп оештырырга кушты. Аеруча игътибар - шәһәрнең ашыгыч хезмәтләре килү юлларына.

Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчтеШәһәрнең коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчте
Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчте

- Беренче чиратта, ашыгыч ярдәм станцияләренә, дәваханәләргә, янгын сүндерү частьларына, башка хезмәтләргә килү юллары кардан чистартылырга тиеш. Аларның ярдәме тизлегенә кешеләр тормышы бәйле. Аларга үзләренең мөһим, куркыныч һәм бик җаваплы эшләрен башкару өчен берни дә комачауларга тиеш түгел, - дип ассызыклады ул.

Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчте. Кар җыю техникасы, үзбушаткычлар, юл эшчеләре һәм ихата җыештыручлар саны бу көннәрдә арттырылачак. Шулай ук «кар өмәләре» кысаларында күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләре җыештырыла.

- Әлбәттә, ишегалды территорияләренең үз вакытында һәм сыйфатлы итеп чистартылуы бик мөһим. Махсус график буенча безнең коммуналь хезмәтләр тарафыннан мондый эшләр башкарыла, - диде Сергей Греков. - Бигрәк тә мин кар чистартырга чыккан уфалыларга рәхмәтлемен. Бу йортларда яшәүчеләрнең коммуналчылар белән ишегалдын бергәләшеп тәртипкә китерүләре бик яхшы. Ата-аналарның өмәгә чыгуы, балалар укыган мәктәп территорияләрен кардан чистартырга ярдәм итүе мисаллары бар. Катнашулары өчен аларга зур рәхмәт!

Фото: ufacity.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас