

Өмә шәһәрне кардан чистарту айлыгы кысаларында уза. Торак-коммуналь тармак хезмәткәрләре сүзләренә караганда, алар шәһәр халкы тарафыннан мондый ярдәм күрсәтелүгә бик шат.
- Урам җыештыручыларны яисә башка эшчеләрне сүгеп, кардан начар чистартасыз, дип тиргәү белән килешеп булмый. Без тырышабыз, ләкин бөтен җирдә дә өлгерә алмыйбыз. Шунысы яхшы: күп кенә халык моны аңлый һәм бүген безгә ярдәм итәргә чыкты. Безнең өчен мондый өмәләр - бик яхшы ярдәм, - дип уртаклашты урам җыештыручы Юрий Ефимов.
Исегезгә төшерәбез, гомумшәһәр шимбә өмәләре шулай ук 22 һәм 29 гыйнварда узачак.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте.