

Федераль автомобиль юлларын карап тоту өчен җаваплы юл хезмәтләре югары әзерлек режимында эшли.
Хәзерге вакытта юлларны эшкәртү һәм чистарту өчен барлык юнәлешләрдә дә 230 юл техникасы җәлеп ителгән, шулардан Башкортстанда, Татарстанда - 116, Ырынбур өлкәсендә - 114.
Тәүлек буе "Приуралье" идарәсенең дежур-диспетчерлык хезмәте эшли. Юлда штаттан тыш хәлләр турында шунда шалтыратып хәбәр итәргә була: 7(347) 286-07-18.
Ведомствода шулай ук ассызыклаганча, Ырынбур өлкәсендә М-5 "Урал" федераль автомобиль юлы участогында пассажирлар автобуслары, маршрут таксилары, йөк транспорты өчен чикләүләр гамәлдә.
Башкортстанда һәм Татарстанда федераль автомобиль юлларының ведомство буйсынуындагы челтәрендә хәрәкәт ачык.
Фото: "Башинформ".