+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 гыйнвар 2022, 18:13

Уфа юллары юбилейга әзерме?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Транспорт сәгате» форматында киңәшмә үткәрде, анда 2021 елда тармак эшенә йомгак ясалды һәм аны якын киләчәктә үстерү буенча бурычлар билгеләнде.

Уфа юллары юбилейга әзерме?Уфа юллары юбилейга әзерме?
Уфа юллары юбилейга әзерме?

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр иткәнчә, узган елда юлларны карап тотуга һәм ремонтлауга 28,5 миллиард сум акча тотынылган. Бу акчага 30 километр трасса төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Моннан тыш, 1,3 мең километрдан артык юл ремонтланган, шул исәптә 349 километр торак пунктларга керү юллары да бар.

Файдалануга тапшырылган иң зур объектлар арасында - Уфага Көньяк керү юлы янында Агыйдел елгасы аша салынган яңа күпер,

Авария хәлендәге зоналарда автомобиль хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру өчен 20 мең юл билгесе, 264 светофор, барьер коймалары һәм ясалма яктырту системалары куелган.

Башкортстанның транспорт министры билгеләп үткәнчә, төбәктә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү буенча 112 комплекс эшли. 2022 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булган камера саны 1 815 берәмлеккә кадәр артачак.

Киңәшмәдә халыкны җәмәгать транспортында йөртүне оештыруны карадылар.

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Сабиров республика территориясендә тимер юл транспорты эшенә йомгак ясады.

Шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында эшләүче автобус паркын модернизацияләү дәвам итә. Мәсәлән, 2021 елда «Башавтотранс» җәмгыяте филиаллары 220 зур һәм урта класслы автобус белән тулыландырылды. Шәхси ташучылар шулай ук искергән машиналарын заманча техникага алыштыра.

Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенең транспорт блогы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм коронавирус пандемиясе шартларында тармакның динамик үсешен билгеләп үтте.

- Кайбер чикләүләргә карамастан, төбәкнең транспорт системасы 2021 елда нәтиҗәле эшләде. Без яңа маршрутларны эшләтеп җибәрдек һәм җитәрлек пассажирлар агымын тәэмин итә алдык, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Якындагы ике елда транспорт инфраструктурасын модернизацияләүне дәвам итү бик мөһим, бу Башкортстан башкаласының 450 еллыгына җитди яңартуга ярдәм итәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас