+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 гыйнвар 2022, 02:20

Бишенче дулкынга әзерләнәбез!

Башкортстанда киңкүләм спорт һәм мәдәни чараларны үткәрү кичектерелде.

Бишенче дулкынга әзерләнәбез!Бишенче дулкынга әзерләнәбез!
Бишенче дулкынга әзерләнәбез!
Кичә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда коронавирус таралу җәһәтеннән тирән борчылу белдерде. Республикада вирусның яңа штаммы “омикрон” теркәлүгә бәйле рәвештә, инфекциягә каршы чараларны катгыйландыру турында карар кабул ителгән.

Радий Хәбиров белдерүенчә, “омикрон” таралу куркынычы янау сәбәпле, киңкүләм физкультура һәм мәдәни чараларны үткәрү соңрак вакытка күчереләчәк. Шулай ук кичәге көннән башлап хезмәт коллективларында җыелышлар, муниципалитетларда киңәшмәләр үткәрү тыела. Бөтен чаралар онлайн-форматта гына үтәчәк. “Барлык киңкүләм чараларны без соңгарак калдырабыз. Махсус күрсәтмәгә кадәр. Бу, мөгаен, ай ярым вакытны алыр. Аннары, әгәр бишенче авыр дулкын килү фаразы акланмаса, чикләүләрне бетерәчәкбез”, —дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Аның сүзләре буенча, хәзер сәламәтлек саклау системасын ныгыту мөһим. “Без чикләү чараларының барысын да саклыйбыз. Кешеләргә битлек режимы һәм QR-код күрсәтү таләпләре үтәлергә тиешлеген искәртү зарур”, – дип билгеләде ул.
17 гыйнвардан Хөкүмәт эше онлайн-режимга күчереләчәк. Гражданнарны шәхси кабул итүләр шулай ук дистанцион рәвештә үткәрелергә тиеш. Тагы да Радий Хәбиров, Хөкүмәтнең барлык әгъзалары һәм район хакимиятләре хезмәткәрләре битлекләрдә йөрергә тиеш, дип ассызыклады. “Мондый режимга күчәбез: Ак йорт яисә муниципалитет хакимияте бинасында битлексез кешене күргәч, беренче тапкыр кисәтү ясагыз. Икенче тапкыр шелтә ясыйсыз, өченчесендә эштән бушатасыз. Мин тагын бер тапкыр кабатлыйм, бу Хөкүмәт әгъзаларына, хакимият җитәкчеләренә кагыла: район башлыкларын Уфага чакырмагыз. Безнең башка мөмкинлекләребез дә, тәҗрибәбез дә бар: онлайн-режимда эшлибез”, — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров чиновникларга.
Чарада Радий Хәбиров металл сыныкларын законсыз кабул итүгә каршы көрәш буенча эшче төркем төзергә кушты. Ул Уфадан башларга киңәш итте, чөнки башкалада мондый нокталар саны 250дән артык. “Бу эшчәнлек лицензияләнгән, әмма күбесе аннан башка эшли, — дип билгеләде төбәк җитәкчесе. — Әлеге афәтнең күләме аңлашыла инде. Бу проблеманы, “ялган” хәмергә каршы көрәшкәндәге кебек, өскә чыгарырга кирәк”. Бу җәһәттән Башкортстанның Баш федераль инспекторы Алексей Касьяновка хокук саклау органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру бурычы йөкләтелде.
17 гыйнварда Башкортстан укучыларының кышкы каникуллары тәмамланды. Республика Башлыгы элегрәк мәгариф учреждениеләрендә коронавируска каршы чаралар үтәлешенә контрольне көчәйтергә кушкан иде. “Ковидка каршы инспекторлар эшкә чыкты, шулай ук методик рекомендацияләрне яңартты, ата-аналарга тән температурасы югары булган баланы укуга җибәрү тыела”, — диде төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле. Радий Хәбиров белдерүенчә, COVID-19 очрагы теркәлгән мәктәпләр ябылачак.
Бүгенге көнгә Башкортстанда Covid-19 инфекцияле 72 кеше авыр хәлдә исәпләнә һәм интенсив терапия палатасында дәвалануны дәвам итә. Бу хакта Хөкүмәт вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, 17 гыйнварга республиканың 125 560 кешесе коронавирус инфекциясе белән авырган, шуларның 240ы — соңгы тәүлектә. 116 600 пациент савыккан, шуларның 295е — соңгы тәүлектә. 4 365 пациент дәвалануын дәвам итә, шуларның 4 232се — йорт шартларында, 133 кеше дәваханәләрдә.
Шулай ук Максим Забелин белдерүенчә, бүгенге көндә республикада коронавирус йоктыручыларны дәвалау өчен 1 645 урын булдырылган. Әлегә гамәлдәге фондның 36 проценты буш.
Киңәшмәдә вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановның азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате үсеше турында чыгышы тыңланды. “Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате бүген төп продуктларның бөтен ассортиментын диярлек җитештерә. Без яшелчә һәм җиләк-җимешләрне генә читтән китерәбез, — диде ул. — Былтыр без сөт һәм сөт продукциясенә, сыер һәм дуңгыз итенә, йомыркага, шикәргә (4 тапкыр), үсемлек маена (7 тапкыр), бәрәңгегә, яңа кыярларга ихтыяҗны тулысынча яптык. Кош итенә, он һәм камыр эшләнмәләренә, сырларга, яшелчәләргә, ярмаларга ихтыяҗ кала. Үткән елның 11 ае нәтиҗәләре буенча аерым төр продукция җитештерүдә үсеш бар, кимү дә бар”, — дип ассызыклады ул.
Чарада, шулай ук, дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикинның — Башкортстанда элемтә инфраструктурасы үсеше, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянскаяның муниципаль җиргә контрольнең нәтиҗәлелеген үстерү буенча чаралар турында һәм башка чыгышлар тыңланды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас