

2022 елның 18 гыйнварында 14:15 сәгатьтә (урындагы вакыт белән) Ырынбур өлкәсендә, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларында "Урал" М-5 федераль автомобиль юлының 1375нче (Көнчыгыш) участогында буран, көчле кар яву сәбәпле, пассажир автобуслары, маршрут таксилары, шәхси таксилар, йөк транспорты өчен вакытлыча чикләүләр кертелде.
Хәзерге вакытта "Урал буе" федераль автомобиль юллары челтәренең барлык юнәлешләрендә дә машиналар йөрү өлешен эшкәртү һәм чистарту өчен 211 берәмлек юл техникасы җәлеп ителгән, шул исәптән Башкортстан һәм Татарстанда – 101, Ырынбур өлкәсендә – 110 берәмлек техника юл тәртибе сагында. Махсус техника юлдагы хәлләрне җайга сала.
"Урал буе" федераль юл агентлыгының автомобиль юллары федераль идарәсе кизү-диспетчерлык хезмәте тәүлек әйләнәсенә эшли. Юлдагы штаттан тыш хәлләр турында шушы саннарны җыеп, шалтыратып хәбәр итәргә була: +7(347) 286-07-18.
Фото shkolazhizni.ru