+14 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар , 13:11

“Приоритет 2030” программасы киң мөмкинлекләр ача

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика вузларына – дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгендә катнашучыларга һәм “Приоритет 2030” стратегик академия лидерлык программасы грантының махсус өлешен алучыларга дәүләт ярдәме турында указга кул куйды.

“Приоритет 2030” программасы киң мөмкинлекләр ача
“Приоритет 2030” программасы киң мөмкинлекләр ача

Төбәк җитәкчесе агымдагы елга әлеге университетлар тарафыннан гамәлгә ашырылучы үсеш программаларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен республика бюджетыннан 200 миллион сум күләмендә субсидия рәвешендә грантлар булдырды.
Указга ярашлы, Башкортстан Хөкүмәте 10 февральгә кадәр грантлар бирү тәртибен расларга һәм аны республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга кертү өчен төбәк бюджетына үзгәрешләр турында закон проектын тапшырырга тиеш.
Сүз Русия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы карамагындагы югары уку йортлары турында бара. Бу - Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авация техник университетлары нигезендә булдырылган берләштерелгән университет, шулай ук, Уфа дәүләт нефть техник университеты.
– Әгәр югары уку йортлары актив рәвештә үсешсә һәм алга таба хәрәкәт итсә, “Приоритет 2030” программасы кысаларында бүленүче федераль акчалардан тыш, без һәрвакыт өстәмә ресурслар белән ярдәм итәргә әзербез, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы, шулай ук, республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән очрашу нәтиҗәләре буенча берничә карар кабул итүен искә төшерде.
– Аларның икесе турында аерым әйтәсем килә. Беренчесе – быел 200 яшь галим һәм аспирант чит илләрдә, яисә Русиянең иң яхшы фәнни-белем бирү оешмаларында стажировка үтәргә тиеш, – диде Радий Хәбиров. – Икенчесе – Башкортстанның 200 әйдәүче галиме өчен торак шартларын яхшыртуга ярдәм итү чараларын күздә тота. Бу эшне оештыру төрләрен уйлап табуыгызны һәм тәкъдимнәрегезне җиткерүегезне сорыйм.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас в