

Бүген Башкортстан башкаласына эш визиты белән «Төзелештә өлешләтә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды» гавами-хокукый компаниясе генеральный директоры Константин Тимофеев килде.
Планлаштырылган визит кысаларында Константин Тимофеев Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров белән берлектә Уфа шәһәренең Энгельс урамындагы йортта торак алган өлешчеләргә фатир ачкычлары тапшырды. Тантаналы чарада, шулай ук, Премьер-министр урынбасары Рәиф Абдрәхимов һәм башкала мэры Сергей Греков катнаштылар.
Булачак өй туйлаучыларга мөрәҗәгать итеп, Констанстин Тимофеев, беренче чиратта, аларга сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Премьер-министр Андрей Назаров ассызыклаганча, үткән елда Башкортстанда төгәлләнмәгән объектлар программасы буенча күпфатирлы 4 торак йорт файдалануга тапшырылган. Энгельс урамындагы бу йорт быел тапшырылган йортларның беренчесе булып тора, аны Өлешчеләрнең хокукларын яклау федераль фонды ярдәмендә төзеп бетерделәр.
- Фонд белән 2020 елдан эшлибез. Бу вакыт эчендә 1740 гражданга 3,3 миллиард сумлык түләү башкарылган. Узган ел эчендә без Фонд катнашлыгында дүрт йортны төзеп бетердек, шулай итеп, 294 гражданга торакка үз хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирелде. Быел бездә тагын 25 объектны тапшыру планлаштырыла. Бу мәсьәләне республика Башлыгы Радий Хәбиров аерым контрольдә тота. Шуңа күрә куелган бурычны вакытында башкарып чыгарбыз, дип ышанам, - диде Андрей Назаров.