+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 гыйнвар 2022, 11:40

Белгечләр белемен күтәрде

Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты республика дәүләт властеның контракт идарәче органнарының һәм алар буйсынуындагы учреждениеләрнең «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ санлы Закон таләпләренә туры килүен анализлады.

Белгечләр белемен күтәрдеБелгечләр белемен күтәрде
Белгечләр белемен күтәрде

- Закон нигезендә заказчылар контракт хезмәтләре һәм комиссияләр хезмәткәрләренең квалификация дәрәҗәсен күтәрергә һәм расларга, шул исәптән сатып алулар өлкәсендә һөнәри әзерлек чараларын күрергә тиеш. Анализ әлеге эшне оештыруга бәя бирү максатыннан үткәрелде, - диде Дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, дәүләт сатып алуларын 1318 хезмәткәр башкара. Алардан 578 кеше, ягъни гомум санның 44 проценты, үткән елда үз квалификацияләрен күтәргән. Хезмәткәрләрнең иң зур өлеше түбәндәге тармакларда теркәлгән: сәламәтлек саклау – 28 процент, яки 160 кеше; социаль яклау – 19 процент, яки 109 кеше; мәгариф – 10 процент, яки 58 кеше.

Узган ел нәтиҗәләре буенча сатып алулар өлкәсендә һөнәри белеме булган яисә квалификациясе күтәрелгән хезмәткәрләр саны 6 процентка арткан һәм 97 процент тәшкил иткән (1285 хезмәткәр). 2020 ел дәрәҗәсенә карата үсеш 7,4 процент тәшкил иткән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас