«Урал» М-5 автоюлында пилот проект буларак, әзер стилистик карар кулланып, юл буе сервисының беренче объекты эшли башлады. Бу республика Хөкүмәтенең 2020 елның 15 октябрендәге карары белән расланган концепциядә күздә тотылган иде.
- Бер ел чамасы элек без юл буе сервисын үстерү концепциясен расладык, - дип сөйләде сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев. - Беренче чиратта, без яңа, заманча юл буе комплекслары төзүне планлаштыручы инвесторлар өчен уңайлы шартлар булдырудан башладык.
Юл буе сервисы объекты Уфа шәһәре, Академик Курчатов урамы, 1 адресы буенча урнашкан «Пятерочка» кибете янында. Ул 15 урынга исәпләнгән кафедан гыйбарәт, анда килүчеләр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен аерым бәдрәф бүлмәләре, шулай ук гыйбадәт бүлмәсе каралган. Мондый модульнең бәясе, эчке һәм тышкы бизәкләү һәм кулланыла торган материалларны исәпкә алып, 6 миллион сумнан башлана.
Эшкуарларга капиталь төзелеш объектларына альтернатива сыйфатында модуль конструкцияләрне куллану тәкъдим ителә. "Мондый алымның өстенлекләре түбәндәгедән гыйбарәт: әзер планлаштыру һәм стилистик чишелеш, җитештерү һәм монтаж эшләренең кыска вакыты, клиентлар өчен объектның җәлеп итүчәнлеге, эшчәнлекне оештыруда консультация һәм методик ярдәм, - дип билгеләде Алексей Гусев.
Хәзерге вакытта министрлыкта 64 инвестор башлангычы эшләнә. Игълан ителгән инвестицияләрнең гомум күләме 8 миллиард сумнан артык.
Фото: Сайт правительства РБ