+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 гыйнвар 2022, 15:30

Күпме кеше чүп чыгарудан канәгать түгел?

Республика белән идарә итү үзәгенең чираттагы посты һәркемне борчыган мөһим темага багышланган.

“Башкортстанның һәр икенче кешесенә (51 процент) чүп җыю һәм чыгаруның ничек оештырылуы теге яки бу дәрәҗәдә ошамый. Төп сәбәпләр арасында — контейнер мәйданчыклары янындагы тәртипсезлекләр (56 процент), аерым җыю өчен контейнерлар булмау (53 процент) һәм чүпне тиешенчә чыгармау (46 процент).

Бүген Республика белән идарә итү үзәге оештырган сораштырулар нәтиҗәләре турында үзәкнең БСТ телеканалындагы “Сәлам” тапшыруына турыга кушылган чагында сөйләшенде.

Ни өчен ЦУР социаль сораштырулар үткәрәме? Халыкны барыннан да бигрәк борчыган проблемаларны тирәнтенрәк белү һәм тикшерү өчен. Әйтик, хәзер безнең социологлар транспорт темасын тикшерә, иң проблемалы маршрутларны ачыклый. Бу эш тәмамлангач, без, һичшиксез, нәтиҗәләр чыгарачакбыз, постларыбызны күзәтеп барыгыз.

Сораштырулар Instagram, ВКонтакте, Одноклассники, Facebook кебек популяр дүрт социаль челтәрдән файдаланучылар арасында онлайн-анкета ысулы белән үткәрелә. Ни өчен онлайн? Бу - мәгълүмат алуның иң оператив ысулы. Шулай итеп иң ерак районнарда яшәүчеләрнең дә фикерен белергә була.

Онлайн-сораштыруларның мәгълүматы дөрес. Аны җыйганда барлык таләпләр үтәлә, ә үзәкнең социологлары барлык процессны контрольдә тота”.

Бу хакта тулырак - видеоязмада:

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас