

"Онкология - хәзерге заманның бик зур проблемасы, без бу авыруны профилактикалауга һәм дәвалауга иң җитди игътибар бирәбез, - ди ул. - Республика клиник онкология диспансерының яңа тугыз катлы корпусын төзеп, аны заманча җиһазладылар. Шуларның берсе - нур терапиясе өчен югары энергетик тизләнеш. Ул иң катлаулы процедураларны югары төгәллек белән үткәрергә, пациентка һәм медикларга нур йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирә.
Безнең Башкортстанда шундый ике комплекс бар, икесе дә республика клиник онкодиспансерында 2021 елның февраленнән бирле урнаштырылган һәм эшли. Бу вакыт эчендә табиблар аларда 18 меңнән артык дәвалау процедурасын үткәрделәр. Бу аппаратлар уникаль.
Яңа җиһазларда эшләү өчен белгечләр командасы формалаштырылды. Аңа табиб-радиологлар, шәфкать туташлары, рентгенологлар, инженерлар керә. Барысы да дөньяның иң яхшы үзәкләрендә белем алдылар. Табибларның квалификация дәрәҗәсен күтәрү, аларга Русия һәм дөньяның иң яхшы клиникаларында стажировка узу мөмкинлеге бирү яхшы традициягә әверелә.
2019-21 елларда Башкортстанда яман шешкә каршы көрәшкә 4,3 миллиард сум бүленде, шуның 2,9 миллиард сумы - федераль бюджеттан".