+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 гыйнвар 2022, 21:09

Проблемалар хәл ителә!

Уфаның Киров районындагы берьюлы ике йортта яшәүчеләр ял көннәрендә сусыз калды, алар - Менделеев ур., 9/1 һәм Достоевский ур., 110/1.

Проблемалар хәл ителә!
Проблемалар хәл ителә!

Менделеев урамындагы 9/1нче йортка бүген 19.00 сәгатькә салкын һәм кайнар су бирделәр. Достоевский урамындагы 110/1нче йортта яшәүчеләр кайнар сусыз ике көн булды.

Кичә Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) әлеге проблемалар турында хәбәрләрне теркәде һәм муниципалитетка күрсәтмә тапшырды. Җылылык энергиясен исәпкә алу узелларына хезмәт күрсәтүче “Интегралэнерго” җәмгыяте системаны тикшергән һәм сәбәпне ачыклаган
.
Бүген төштән соң проблеманы хәл итү буенча эшләр башланган. Барлык эшләр тәмамлангач, кайнар су температурасы нормага туры киләчәк. 19.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, бу йортта су белән тәэмин итү җайга салынган.

Бу - тормыш, шуңа күрә мондый күңелсезлекләр дә була. Иң мөһиме - бу хәлләрдә халык ялгызы гына ярдәмчесез калмый.

 

Фото: ЦУРның “Вконтакте” сәхифәсеннән.

Проблемалар хәл ителә!
Проблемалар хәл ителә!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: