+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 гыйнвар 2022, 04:35

30 градуска кадәр суыта

Киләсе атнада Башкортстанда урыны белән минус 30 градуска кадәр суыта, дип хәбәр итә республика синоптиклары.

30 градуска кадәр суыта30 градуска кадәр суыта
30 градуска кадәр суыта

"Башгидромет" мәгълүматлары буенча, 24 гыйнварда явым-төшем көтелми. Җил тотрыксыз. Һава температурасы төнлә -13-18, урыны белән 23-28 градус салкын. Көндез - минус 10-15 градус.

25 гыйнварда төбәктә янә явым-төшемсез. Җил тотрыксыз, көндез көньяктан талгын. Һава температурасы төнлә - 15-20 градус, урыны белән 25-30 градус салкын. Көндез 11-16 градус салкын.

Бүген синоптиклар Башкортстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, дип фаразлый. Явым-төшемсез. Юлларның аерым участокларында кар көртләре, бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына ике-җиде метр. Һава температурасы көндез - 8-13 градус, урыны белән 17 градуска кадәр.

 

Фото: автор фотосы

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас