-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 гыйнвар 2022, 15:00

Алдагы көннәрдә аеруча сак булыгыз!

Башкортстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

Алдагы көннәрдә аеруча сак булыгыз!
Алдагы көннәрдә аеруча сак булыгыз!
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе “Башгидрометүзәк”кә сылтама белән хәбәр итүенчә, хәвефле һава торышы шартлары турында шторм кисәтүе килде.

24-25 гыйнварда республиканың көньяк-көнчыгышында көчле бәс төшүе — агач ботакларына һәм электр чыбыкларына боз катуы яисә салкын томан тамчыларының бозга әйләнүе көтелә. Юлларда бозлавык булачак.

24 гыйнварда явым-төшемсез һава торышы көтелә, төньяк-көнбатышта урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -18, -23 градус, төньяк-көнбатыш буенча -12, -17, таулы районнарында -28 градуска кадәр салкыннар көтелә. Көндез -8°, -13 градус торачак.

25 гыйнварда явым-төшемсез, җил көньяктан, талгын. Һава температурасы төнлә -13°, -18 градус, урыны белән -23°, -28 градуска кадәр суыта. Көндез -8°, -13 градус салкын булачак.

 
 
Фото: gztslovo.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: