- Илнең беренче биш төбәге арасында Башкортстан азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм хәвефсезлеген контрольдә тоту буенча пилот проектына керде, аны "Роспотребнадзор" федераль туклану һәм биотехнология тикшеренү үзәге белән берлектә гамәлгә ашыра, - дип билгеләп үтте Анна Казак. – Авыл хуҗалыгында яңа технологияләр кертү, ит продуктлары, сөт һәм кондитер эшләнмәләре, ярымфабрикатлар, җиләк-җимеш, яшелчә һәм бакалея җитештерүдә һәм саклауда прогрессив эшләнмәләрне куллану санитар-гигиена нормаларын һәм азык-төлек иминлеген тайпылышсыз үтәүне таләп итә. Югыйсә, бу тормыш сыйфатын киметүгә һәм күп кенә авырулар үсешенә китерә.
"Роспотребнадзор" проект кысаларында кибетләрдә тәкъдим ителгән азык-төлек продукциясенең сыйфат күрсәткечләренә киңәйтелгән лаборатор контроль алып бара, социаль учреждениеләрдә туклану технологияләрен тикшерә.
Өч ел эчендә республикада федераль бюджет акчасына 58 меңнән артык тикшерү үткәрелгән. Барыннан да ешрак санитар табиблар сөт һәм балык продукциясе, ит, казылык һәм кондитер эшләнмәләре җитештергәндә хокук бозуларны ачыклый. Тиешле мәгълүматларны ведомство сайтына кулланучылар хокукларын яклау, товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфаты һәм хәвефсезлеге бүлегенә кертәләр.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларны тукландыруга аерым игътибар бирә.
- 2018 елдан Башкортстанда республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән карарлар нигезендә мәктәп азык-төлек блогларының матди-техник базасын яхшырттылар, балалар өчен продукция җитештерүгә технологик якын килүне камилләштерделәр һәм, нәтиҗәдә, укучыларның туклану сыйфаты яхшырды, – дип хәбәр итте Анна Казак. - Мәктәп иртәнге һәм төшке ашларының составын анализлау күрсәткәнчә, калориялелеге буенча рационнар балаларның аксым, май һәм углеводларга уртача ихтыяҗларына туры килә. Моннан тыш, без мәктәп яшендәге балаларның һәм аларның әти-әниләренең тән массасы индексы буенча туклану торышын өйрәндек. Статистика буенча малайларның тән массасы индексы буенча нормадан артуы кызларныкына караганда ешрак була. Ата-аналарның да шундый ук нисбәтен күрәбез - әтиләр өчен дә тәннең артык массасы булу һәм, әниләр белән чагыштырганда, тән авырлыгы индексы нормасының артуы хас.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте «Сәламәт туклану» махсус сайтын эшләтеп җибәрде, анда 32 файдалы туклану программасы тәкъдим ителгән. Рационны төзүдән тыш, сервис ризыкларның калориялелеген, тән массасы индексын исәпләргә, балалар һәм өлкәннәр өчен дөрес сезонлы туклану буенча киңәшләр алырга, тренировкалар программасын сайларга, экспертларга сораулар бирергә мөмкинлеге бар.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка сәламәт туклану төбәк программасын тормышка ашыру буенча хакимият органнары һәм сәүдә челтәрләре эшен координацияләргә кушты.
– Бу бик мөһим эш юнәлеше, - дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. – Мәктәптә балаларга ничек кенә дөрес туклану өйрәтсәк тә, менюга парда пешкән котлетларны кертсәк тә, өйдә кыздырылган ризыкларга ияләшкән баланы моңа күндерү авыр булачак. Безнең бурыч - өлкәннәргә һәм балаларга сәламәт туклану файдасы турында аңлату.
Фото: Сайт главы РБ