+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 гыйнвар 2022, 16:50

“Стимул” программасы уңышлы эшли

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” форматында тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.

“Стимул” программасы уңышлы эшли“Стимул” программасы уңышлы эшли
“Стимул” программасы уңышлы эшли
Анда агымдагы елда республиканың төзелеш комплексы эшенең төп бурычлары турында фикер алыштылар.

Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов билгеләп үткәнчә, төбәктә торак тапшыруның югары темпларын тәэмин итү өчен яңа мәйданчыкларны актив үзләштерү мөһим. Шул ук вакытта өстенлекле бурыч – территорияләргә инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы кертү.
Иң масштаблы проектлар “Стимул” федераль программасы буенча тормышка ашырыла. Былтыр инженерлык объектларын төзүгә 3 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Алар арасында – Уфаның яңа бистәләре өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләре, Стәрлетамак һәм Нефтекамадагы автомобиль юллары участоклары.
Агымдагы елда “Стимул” программасы буенча Уфа районында, шулай ук Октябрьский һәм Салават шәһәрләрендә инженерлык челтәрләрен үстерү дәвам итәчәк. Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен 2,9 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Моннан тыш, Башкортстанның Төзелеш министрлыгы “Стимул” программасына гомум бәясе 4 миллиард сум булган яңа объектлар кертү өчен документлар әзерләгән. Якын арада республика заявкасын федераль дәрәҗәдә караячаклар.
– “Стимул” программасы — безнең шәһәрләрнең территориаль үсешенең бик нәтиҗәле механизмы ул, — диде Радий Хәбиров. — Шуңа күрә торак төзелеше өлкәсендә безнең барлык йөкләмәләрне үтәү мөһим.
“Төзелеш сәгате"ндә катнашучылар шулай ук дәүләт-шәхси партнерлык шартларында мәктәпләрне тергезү һәм реконструкцияләү проекты турында фикер алышты. Билгеле булуынча, Башкортстан Башлыгы узган атнада шундый йөкләмә бирде.
Концессион килешүләр нигезендә уку йортларын модернизацияләүнең беренче этабы өч объектны үз эченә ала: Уфаның “Затон-Восточный” бистәсендә яңа мәктәп төзү, шулай ук башкаланың 115нче гимназиясен һәм Стәрлетамактагы 1нче гимназияне реконструкцияләү.
Төбәкнең төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов хәбәр итүенчә, барлык объектларны агымдагы ел ахырына кадәр төзеп бетерергә планлаштыралар. Бу төзелеш-монтаж эшләренең югары темпларын таләп итә.
Икенче этап кысаларында республика Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә һәм Уфа районында 15 265 урынга исәпләнгән 11 белем бирү учреждениесен файдалануга тапшыру өчен гариза әзерләгән.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров проектларны тормышка ашыруның нәтиҗәләре буенча фикер алышуны “Төзелеш сәгате” тәртибенә даими рәвештә кертергә кушты. Республика җитәкчесе шулай ук төбәк Хөкүмәтенә һәм Төзелеш министрлыгына узган елда нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде.

 
Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас