+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 гыйнвар 2022, 07:25

Түрәләргә бару юлын Интернет кыскарта

Хакимият органнарының социаль челтәрләрдә булуы халыкка профильле министрлыкларга, ведомстволарга һәм учреждениеләргә турыдан-туры уңайлы форматта мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.

Русия Финанс министрлыгы йөкләмәсе буенча ил төбәкләре белән идарә итү үзәкләре һәм коммерцияле булмаган «Диалог» автоном оешмасы белгечләре дәүләт органнары һәм оешмалар битләрен рәсмиләштерергә һәм алга этәрергә, шулай ук кешеләрнең шикаятьләре белән эшләргә ярдәм итә.

– Дәүләт пабликларының күпчелеге "ВКонтакте" төркемендә – 40 меңгә якын паблик (57 процент), тагын 14 меңе - «Одноклассники»да (20 процент). Чит ил социаль челтәрләрендә алар шактый азрак. Безнең исәпләүләр буенча, шушы елның гыйнварына хакимият органнары һәм бюджет учреждениеләре пабликларында 55 миллион абунәче бар, – дип сөйләде «Диалог-регионы» автоном оешмасы генеральный директоры урынбасары Андрей Цепелев.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас