+28 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
26 гыйнвар 2022, 16:20
Башкортстан һәм "Газпром" уртак эш башкара
Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2022 елда беренче тапкыр «Газпром»ның республика оешмалары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Ул гамәлдәге санитар-эпидемиологик нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү шартларында узды.
Башкортстан һәм "Газпром" уртак эш башкара
Комиссия эшен ачып, төбәк җитәкчесе 2021 елда Башкортстан икътисадының тотрыклы үсешен билгеләп үтте.
– Без узган елны сәнәгать җитештерүе күләмнәре үсеше белән тәмамладык, инвестицияләр җәлеп итүнең яхшы динамикасына ирештек, 2020 елга кадәр үсеш алдык. Моңа республика территориясендә урнашкан «Газпром» предприятиеләре ярдәм итте, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бу ведомствоара комиссия эшенең нәтиҗәлелеген раслый, без аны компания белән хезмәттәшлекне системалаштыру өчен ел ярым элек булдырдык.
Башкортстан белән «Газпром» алдында торган бурычлар исәбендә республика Башлыгы уртак эшнең өч төп юнәлешен билгеләде. Бу - төбәкнең торак пунктларына газ кертү, газ химиясе һәм энергетика машина төзелеше үсеше.
– «Газпром» белән бергә без 2025 елга кадәр 13,5 миллиард сум күләмендә республиканың газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру программасын гамәлгә ашыруга керештек. 25 мең йортка һәм 300гә якын социаль объектка газ кертәбез, - диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 131 меңнән артык йорт "догазификация" программасына керәчәк. Республика аны тормышка ашыру өчен беренче 1,2 миллиард сум акчаны алган инде. 2022 елның 24 гыйнварына "зәңгәр ягулык" 2 048 йортка килде. Бу юнәлештә активлыгыбызны киметмәү мөһим.
Республикада иң эре сәнәгать проектларының берсе - "Газпром СПГ технологияләр" компаниясе. Сүз Стәрлетамак районында сыекландырылган газ җитештерү комплексын төзү турында бара. Ул 2022 елда эшли башлаячак.
Моннан тыш, «Газпром нефтехим Салават» предприятиесе базасында елына 28 миллиард кубометр табигый газ эшкәртү буенча технологик комплекс төзелеше башланды.
Башкортстан Башлыгы шулай ук машина төзелеше тармагында «Газпром» һәм «ОДК-УМПО» предприятиеләре кооперациясен ныгытуны билгеләп үтте. Яклар АЛ-31СТ газ турбинасы двигательләре линиясен модернизацияләү һәм киңәйтү өстендә эшли. Яңа агрегатларны «Сила Сибири» магистраль газүткәргеченә, Бованенк яткылыгына һәм «Юбилейная», «Шаран», «Полянская» компрессор станцияләренә куйганнар инде.
Башкортстан Башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, республика Ростов өлкәсе белән бергә автомобиль газ тутыру компрессор станцияләре саны буенча Русиядә беренче урынны алган. Төбәктә 41 шундый станция эшли.
– Автомобиль транспортын газ-мотор ягулыгына активрак күчерергә кирәк, - диде Радий Хәбиров.
«Газпром» белән хезмәттәшлек юнәлешләре үсеше белән бәйле рәвештә, республика җитәкчесе Башкортстанның уку йортлары белән тагын да активрак хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
- Беләсезме, без 2022 елны республикада Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы дип игълан иттек, - диде Радий Хәбиров. – «Газпром» предприятиеләре үз эшчеләренә һәрчак игътибарлы булуы белән аерылып торды. Безнең һөнәри колледжлар үсешенә, шул исәптән компаниянең шефлык программалары кысаларында да игътибар итәргә тәкъдим итәм.
Чыгышы ахырында Башкортстан Башлыгы «Газпром» җитәкчелегенә төбәк территориясендә эшләүче предприятиеләргә актив позициясе һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Фото:
https://glavarb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"