

Бүген, 27 гыйнварда, Башкортстан территориясендә бераз кар явуы көтелә, юлларда кар көртләре һәм бозлавык, җил көньяктан исәчәк. Һава температурасы төнлә -10,-15, аязыткан вакытта -18, -23 градуска җитәчәк, көндез -5, -10 градус салкын.
28 һәм 29 гыйнварда аязаючан-болытлы һава торышы көтелә, бераз кар явачак. Җил көньяктан һәм көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -11-16, аязытканда -18, -23 градуска кадәр суыта, көндез -6, -13 градус булачак.
30 һәм 31 гыйнварда көннәр болытлы торачак. Урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Җил юнәлешен үзгәртүчән, секундына 2-8 метр тизлектә исәчәк, төнлә һава температурасы -5, -15, ә көндез -6, -13 градус салкын булачак.
Февральнең беренче көннәрендә җылы һава торышы көтелә. 1 һәм 2 февральдә һава температурасы төнлә -2, -7, көндез -6, -8 градус булачак.
Шулай ук Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында 27 гыйнвардан 2 февральгә кадәрге чорда көчле җил, бозлавык, суык һава торышы, томан һәм көчле кар явуы ихтималлыгын да билгелиләр.
Фото: strazhy.ru