Кичә видео-конференц-элемтә форматында Дәүләт җыелышы-Корылтайның пленар утырышы узды. Депутатларның бер өлеше — чыгыш ясаучылар һәм исәп комиссиясе әгъзалары — турыдан-туры Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында, калганнар читтән торып катнашты һәм онлайн тавыш бирде.
Көн тәртибенә 30 мәсьәлә чыгарылган иде. Депутатлар республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусевның “Башкортстан Республикасының кулланучылар базарындагы хәл турында” мәгълүматын тыңлады һәм аның буенча фикер алышты. Шулай ук, мировой судьялар кандидатураларын, республика һәм Дәүләт думасыннан кергән федераль закон проектларын карады.
2021 елның гыйнвар-ноябрь айларында онлайн-сату үсеше, 2020 ел белән чагыштырганда, 31 процент тәшкил иткән. 2019 ел белән чагыштырганда, 4,6 тапкыр арткан. Бу саннар Алексей Гусев чыгышында яңгырады. “Пандемия шартларында сәүдә челтәрләренең онлайнга күчүе дәвам итә. “Сбермаркет”, “Самокат”, “Яндекс.Доставочка”, “Ленточка” кебек интернет-сәүдә үсешенә юнәлтелгән яңа механизмнар барлыкка килде”, — диде ул.
Башкортстанда 11 төр азык-төлеккә бәяләр былтыргыдан артып киткән. Алексей Гусев мәгълүматларына караганда, 7 төр яшелчәгә: бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, сарымсак, кыяр һәм суганга бәяләр аеруча күтәрелгән. Шулай ук беренче чиратта кирәк булган икмәк, сөт һәм йомырка бәяләре дә артты. Ит тә кыйммәтләнде. Бодай онына, көнбагыш маена һәм карабодайга да бәяләр күтәрелде.
Министр азык-төлек бәяләренең арту сәбәпләрен дә атады.
— Сәбәпләре — җитештерүнең үзкыйммәте һәм транспорт хезмәтләренә бәяләр арту, — диде ул. — Алар, үз чиратында, кайбер фактларга бәйле. Әйтик, илнең көньяк төбәкләрендә күзәтелгән корылык һәм пандемия нәтиҗәсендә чәчүлек мәйданнарының кимүе, шулай ук хезмәт миграциясе кимү. Товарлар белән тәэмин итүнең дөньякүләм чылбырларында өзеклекләр, шул исәптән коронавирус пандемиясе аркасында кертелә торган эчке чикләүләр белән бәйле.
Азык-төлекнең аерым категорияләре буенча бәяләр артуга үзенчәлекле факторлар йогынты ясаган. Әйтик, министр сүзләренә караганда, яшелчәләрнең кыйммәтләнүе яшелчә үстерүчеләр очрашкан “начар шартлар” белән бәйле – бу сатуга чыгарылган урындагы продукция күләмендә чагылган. Икмәк һәм ярма продукциясенең бәясе, бөртекле культуралар уңышы кимү сәбәпле, арткан. Ит терлекчелеге продукциясе һәм терлек азыгы, шулай ук Русиянең аерым төбәкләрендә эпизоотик хәлнең начар булуы аркасында кыйммәтләнде.