+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 гыйнвар 2022, 16:40

Күпер яңартылачак

Уфаның шәһәр советы рәисе Марат Вәсимов социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

Күпер яңартылачакКүпер яңартылачак
Күпер яңартылачак

“Март аенда Агыйдел аша иске күперне капиталь ремонтлау башланачак. Безнең барыбыз өчен дә бу Уфа символларының берсе: күпер 1956 елдан бирле гадел хезмәт итте, шәһәргә керү юлының барлык фотосурәтләрен горур итеп бизәп тора.
Аны төзегәндә кулланылган конструкция һәм материаллар, әлбәттә, искерде. 2019 елда, исегездә булса, күпер инде оператив ремонтланды, ул вакытта хәвефсезлек өчен өстәмә чикләүләр кертелде: анда йөк транспорты хәрәкәте тыелды, тизлекне сәгатенә 40 километрга кадәр чикләү гамәлдә, температура 25 градустан түбән булганда күпер бөтенләй файдаланылмый.
Тик хәзер ярымүлчәүләр вакыты түгел. Күпер тагын, ким дигәндә, чирек гасыр хезмәт итсен өчен, нидер эшләп булмый. Кичекмәстән капиталь ремонт кирәк.
Автомобильчеләрне, әлбәттә, беренче чиратта, хәрәкәтнең ничек оештырылачагы борчый. Һәм монда икенче яңалык: йөкләнеш буенча, асылда, берни дә үзгәрми. Өстәмә төзелгән яңа күпер чыгу функциясен үз өстенә ала, ә 1991 ел күпере - керүне, һәм өстәмә рәвештә анда реверсив светофор эшләячәк.
Мөгаен, башта бу үзгәрешкә тиз генә өйрәнеп булмас, әмма без җиңәчәкбез. Яңа күпер төзелешенә кадәр бездә ике якка да 4әр полоса гамәлдә иде, хәзер 5әр булачак. Шуңа күрә, кайсы очракта да җиңелрәк. Күперне капиталь ремонтлауга 1 мартта керешәчәкләр, ә бу вакытка кадәр күпер эшләре өчен ябылган вакытка ияләшү максатында яңа хәрәкәт схемасын сынап караячакбыз. Төзүчеләрнең бурычы — 2024 елның августына эшләрне өлгертү”.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас