+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 гыйнвар 2022, 13:16

Ашыкмасаң, тиз барып җитәрсең

Ел башыннан юл кагыйдәләрен күп тапкырлар бозучыларга карата җәза катгыйланды.Русиядә руль артына исерек килеш утыручыларга, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен күп тапкырлар тупас бозучыларга карата җәза катгыйланды. Яңа елга кадәр үк мондый хокук бозу өчен өч елга төрмәгә утырту һәм ярты миллион сумлык штраф салырга тәкъдим ителгән иде. Ә менә 2022 елның гыйнварында Русия Федерациясе Җинаять кодексына шушы һәм башка төзәтмәләр кертелде.

Ашыкмасаң, тиз барып җитәрсеңАшыкмасаң, тиз барып җитәрсең
Ашыкмасаң, тиз барып җитәрсең
Эчке эшләр министрлыгында бу яңалыкларны гамәлгә кертүне заман таләбе дип атаганнар, чөнки моңа кадәр булган санкцияләр хәлне үзгәртә алмады: кешеләр исерек халәттә автомобиль руле артына утырган өчен хөкем ителгән килеш тә янә шул ук кырын гамәлгә бара.
Билгеле булуынча, Җинаять кодексына үзгәрешләр текстын, вице-премьер Юрий Борисов кушуы буенча, Эчке эшләр министрлыгы әзерләгән. Бу үзгәрешләргә ярашлы, әгәр дә кеше ел дәвамында икенче тапкыр руль артында исерек хәлдә тоткарланса, ул җинаятьче дип таныла. Моның өчен суд аны ике елга рәшәткә артына озата, 300-500 мең сум штраф сала. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозып, берничә тапкыр каршы як юнәлешкә чыгып, авария куркынычы тудырган, каршы яктагы трамвай юлларына чыккан, рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 60 километрдан арттырган водительләргә дә 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яки ике ел төрмә яный. Әлеге мәддә буенча бер тапкыр хөкем ителгәннәр, икенчегә эләксә, аңа җәза катырак булачак. Бу очракта штраф тәгаен 500 мең сумнан ким булмый, юл кагыйдәләрен бозучы өч елга ирегеннән мәхрүм ителә.
— Җәзаны катылату күптән кирәк иде, — ди дәүләт автоинспекциясенең Дүртөйле бүлекчәсе инспекторлары. — Статистика мәгълүматлары буенча, водительләрнең 40 проценты, рөхсәт ителгән тизлекне арттырган өчен административ җаваплылыкка тарттырылса да, янә кагыйдәләрне тупас рәвештә боза. Водитель таныклыгын алдырганнары да руль артына утырырга курыкмый. Каршы якка чыгып, үзенең һәм башка кешеләрнең гомерен хәвеф астына куйган өчен полиция хезмәткәрләре бер тапкыр туктатып штраф салган водительләрнең 10 проценты күп тә үтми тагын шул ук гамәлне кыла. Биредә шуны ассызыклап үтү артык булмас: юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу факты видеокамерада теркәлсә, водитель штраф белән генә “котыла”, ә менә аның кырын гамәлләре полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланса, төрмәгә эләгә.
Дәүләт автоинспекциясенең Дүртөйле бүлекчәсе биргән мәгълүматлар буенча, былтыр районда 42 авария теркәлгән, аларда 14 кеше һәлак булган, 50 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Исерек водительләр гаебе белән 6 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртү таныклыгыннан колак кагучылар арасында гамәлдән чыккан документын ЮХХДИ бүлекчәсенә тапшырмый йөрүчеләр дә бар. Шул ук вакытта мондый водительләр руль артына утырса, зур күләмдәге штрафка тарттырыла, рәшәткә артына озатыла. Суд тарафыннан водитель таныклыгы алыну турындагы карар кабул ителгәннән соң, гражданнар өч көн эчендә бу документны дәүләт автоинспекциясенә тапшырырга тиеш, югыйсә, аның җәза вакыты әлеге документны илтеп тапшырган вакыттан гына башлап исәпләнә.
Җинаятьләр кодексына кертелгән яңа төзәтмәләр юллардагы фаҗигаләр санын киметер дип ышанасы килә. Ә узган елгы мәгълүматлар буенча илебездә һәр унберенче авария кеше үлеменә китергән. Җәяүлеләрне бәрдерү, рөхсәт ителгән тизлекне арттырып йөрү очраклары сизелерлек күбәйгән.
Русиядә юл-транспорт фаҗигаләрендә ел саен бер зур булмаган шәһәр халкы күләмендә кешеләрнең гомере өзелә.
Аварияләр ил икътисадына да зур зыян китерә.
Тикшерүләр шуны күрсәтә: юл-транспорт фаҗигаләре иң күп теркәлгән көн – җомга. Ә тәүлекнең бу җәһәттән иң куркыныч вакыты – 17-20 сәгатьләр. Нәкъ менә шушы вакыт аралыгында һәр бишенче авария теркәлә икән.
Тәүлекнең караңгы вакытында булган юл-транспорт фаҗигаләрендә кешеләр ике тапкыр күбрәк һәлак була.
10-24 яшьлекләрнең гомеренең вакытыннан алда өзелүенең төп сәбәбе – юл-транспорт фаҗигасенә эләгү.
Район аша үткән юллар яхшы торышта, махсус билгеләр бар, юл читләре тәртипкә китерелгән. Тик юл-транспорт фаҗигаләрендә кеше факторын да инкарь итеп булмый: машина йөртүчеләр, үз-үзләренә ышанып, каршы якка чыгып, юл билгеләрен игътибарга алмый, я булмаса, исерек килеш руль артына утыра. Бу кеше гарипләнү яки үлем белән тәмамлана, – ди дәүләт автоинспекциясенең Дүртөйле бүлекчәсе юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары. – Аварияләрнең төп сәбәпләре – юлларда игътибарсызлык, тизлекне арттыру, каршы якка чыгу. Җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, водительләргә мотлак рәвештә тизлекне киметергә кирәк. Җәяүлеләрне “зебра”да бәреп китү очраклары бөтенләй башка сыймас хәл бит. Балалар, өлкән яшьтәге юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә дә алны-артны карап йөрергә, урам аша чыгам дип, теләсә кайсы урыннан йөгереп, машина астына кермәскә, өс киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар тагарга киңәш итәбез.
Барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар: кемдер — руль артында, икенче берәүләр — җәяүле. Нинди рольдә булсак та, уяулыкны югалтмыйча, хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтик, юлларда сак йөрик, дуслар!

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Фото Башкортстан ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас