+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 Января 2022, 16:15

Эшкуарларга эш җиңеләя

Ишембай һәм Благовещен шәһәрләренең күпфункцияле үзәкләре эшкуарларга яңа муниципаль хезмәтләр алу өчен ачык.

Эшкуарларга эш җиңеләяЭшкуарларга эш җиңеләя
Эшкуарларга эш җиңеләя

Бүгеннән башлап Ишембай һәм Благовещен шәһәрләренең “Минем документлар” күпфункцияле үзәкләре офисларында эшкуарларга һәм юридик берәмлекләргә яңа муниципаль хезмәтләр күрсәтелә башлый. Һәр офис өчен кертелгән хезмәтләр исемлеге төрле.

Благовещен шәһәре күпфункцияле үзәгендә бизнес вәкилләре шәһәр җирлеге чикләрендә урындагы әһәмияттәге юллар буенча үтә торган маршрутлар буенча авыр һәм зур габаритлы йөкләр ташуны гамәлгә ашыручы транспорт чараларының автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүгә махсус рөхсәт рәсмиләштерүгә документлар тапшыра ала.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен Ишембай күпфункцияле үзәге офисында 9 яңа муниципаль хезмәт күрсәтелә, алар муниципаль берәмлек милкендәге җирләрдән, яки җир кишәрлекләреннән файдалану белән бәйле.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас