+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 гыйнвар 2022, 17:15

Радий Хәбиров: “Халык өчен уңайлы һәм хәвефсез булсын”

Төбәк җитәкчесе "Көнбатыш экспресс" Уфа - Приютово - Уфа маршрутын ачуда катнашты.

Радий Хәбиров: “Халык өчен уңайлы һәм хәвефсез булсын”Радий Хәбиров: “Халык өчен уңайлы һәм хәвефсез булсын”
Радий Хәбиров: “Халык өчен уңайлы һәм хәвефсез булсын”
“Минем янәшәмдә Алена Миронова — Русиядә пассажир поездының беренче хатын-кыз машинисты.

Ә бүген безнең очрашуыбыз республика өчен бик яхшы сәбәп буенча — без Русия тимер юллары белән “Көнбатыш экспресс”ны ачабыз. Ул Уфадан Приютовога һәм кире йөриячәк.

Узган елда без Уфа - Ырынбур маршруты буенча “Көньяк экспресс”ны эшләтеп җибәрдек. “Көнчыгыш экспресс” ны көтәбез, Белорет ягына маршрутны агымдагы ел азагы - киләсе ел башында ачарга планлаштырабыз.

Безнең бурыч — халык өчен мөмкин кадәр күбрәк шартлар тудыру, алар тиз, уңайлы, хәвефсез һәм арзан хакларга йөри алсын”, — дип яза республика Башлыгы социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

 
 
 
Фото: Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас