Әле узган атна башында гына республикада тәүлек эчендә яңа коронавирус йоктыручылар саны якынча 400 кеше белән чикләнсә, атна ахырына бу күрсәткеч 800 кешедән артты. Моңа өстәп, сезонлы грипп һәм кискен респиратор авыруларның күтәрелеш чоры да нәкъ әлеге вакытка туры килде. Нәтиҗәдә, кайсы төчкергән, кайсы ютәлләгән, кайсының тән температурасы күтәрелгән халык янә поликлиникаларга агылды, табибны йортка чакырулар, ашыгыч ярдәм хезмәтенә йөкләнеш тә бермәбер артты.
Яшерен-батырын түгел, узган атна башында бу хәл поликлиникаларда зур чиратлар, табибка шалтыратып барып җитәлмәү кебек күңелсез күренешләр дә китереп чыгарды. Хәер, моңа мисал эзләп ерак китәсе түгел. Узган атнада авыру галәмәте, ишек шакып-нитеп тормый, шәхсән безнең өй эченә дә үтеп керде. Билгеле инде, мондый очракта беренче чиратта, балаларны хәстәрли башлыйсың. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, үзебез яшәгән урын буенча балалар поликлиникасына көн озыны диярлек шалтырату һич кенә дә уңышка китермәде. Күпме шалтыратып карасак та, андагы телефон “занят” биреп тик торды. Ярый әле инде тәмам гаилә табибыбызга әйләнгән терапевт туганыбыз һәм балаларны туганнан башлап күз уңыннан ычкындырмаган педиатр дустыбыз һәрвакыттагыча ярдәмгә килде. Алар билгеләгән дәвалау курсын үтеп, Аллаһка шөкер, барыбызның да савыгып, аякка баскан көнебез. Ә андый дус-туган табиблары булмаганнарга нишләргә?
Әйтик, “Башинформ” агентлыгы язуынча, 25 гыйнвар иртәсендә су буе чиратлар башкаланың 13, 32, 38, 48 һәм 52нче поликлиникаларында күзәтелгән. “ОРВИ симптомнары булган кешеләр сәгатьләр буе урамда чират көтәргә мәҗбүр”, дип халыкның социаль челтәрләрдәге аһ-зарын җиткерде агентлык.
“Чиратлар балалар поликлиникаларында да, өлкәннәрнекендә дә күзәтелә. Аеруча 8-11 сәгатьләрдә чиратлар зур. Кешеләр эшкә барыр яки баланы бакчага кертер алдыннан “больничный лист”лар, белешмә-өземтәләр алып чыгарга поликлиникага “сугыла”. Ягъни кешеләр алдан язылып түгел, кайчан тели, шунда килә. Нәтиҗәдә, чиратлар хасыйл була. Аннары үткән дүшәмбедәге белән чагыштырганда табибны йортка чакыртулар һәм кешеләрнең поликлиникаларга мөрәҗәгатьләре саны да ике тапкырга артты. Шуны исегезгә төшерәбез: “больничный” тутыру, табибны йортка чакырту өчен Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга, 122 номерына, 8 (347) 218-19-19 телефоны буенча Коронавируска каршы ситуацион үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хәл кискенләшеп, тән температурасы 40 градуска якынлашкан икән, 03, кесә телефоныннан 103 номерын җыеп, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк”, — дигән аңлатма һәм белешмә бирделәр әлеге хәлгә бәйле республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Республикада соңгы атнада йогышлы авырулар санының кискен артуы, шуңа бәйле поликлиникаларда чиратлар, йортка табиб чакыртуга бәйле авырлыклар, өзеклекләр барлыкка килү республика җитәкчелегенең иң җитди игътибар үзәгенә алынды һәм атна башыннан медицинаның беренчел звеносын көчәйтү, аңа ярдәм итү буенча Хөкүмәт дәрәҗәсендә колачлы чаралар җәелдерелде.
— Бүген безне иң нык борчыганы — шактый катлаулы үтүче коронавирусның чираттагы дулкыны. Авыручылар саны көн саен арта, димәк, сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш тә артканнан-арта. Бигрәк тә поликлиникаларга мөрәҗәгать итүчеләр саны үсте. Шуның нәтиҗәсендә без бигрәк тә Уфадагы поликлиникаларда чиратлар хасыйл булуын күрәбез. Болай булырга тиеш түгел. Пандемиягә карамастан, кешеләрнең вакытында сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге булырга тиеш, — дигән катгый бурыч куйды 28 гыйнварда видеоконференция төрендә үткән “Сәламәтлек саклау” сәгатендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Әлеге утырышта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская белдерүенчә, агымдагы елның 1 гыйнварыннан 27 гыйнварына кадәр “Инцидент менеджмент” һәм “Кире бәйләнеш платформасы” системаларына сәламәтлек саклау темасына кагылышлы 1912 мөрәҗәгать килгән. Бу узган елның шул чорына карата ике тапкыр диярлек күбрәк.
— Күпчелек мөрәҗәгатьләр СОVID-19ны дәвалау һәм табибка язылу хакында. Ә халыкны иң борчыганы — поликлиникалардагы чиратлар, — диде Елена Прочаковская.
“Омикрон” котырынуга бәйле Ситуацион үзәк операторларына йөкләнеш тә бермәбер арткан. Алар көн саен 2-3 мең шалтыратуны эшкәртә. Мөрәҗәгать итүчеләргә тиз арада һәм җентекле консультация бирү өчен өстәмә рәвештә 24 оператор таләп ителә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив рәвештә бу мәсьәләне хәл итү бурычын куйды. Үз чиратында Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов 12 ординаторның бүгеннән Коронавируска каршы ситуацион үзәктә эш башларга әзер булуын белдерде.
Коронавирусның яңа дулкынына медицина кадрларының әзерлеге турында сөйләгәндә вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әлеге вакытта ковид-госпитальләрдә 439 табиб һәм 902 урта медицина персоналы эшләве турында белдерде. Янә дә 8118 табиб һәм 19250 фельдшер һәм шәфкать туташы махсус әзерлек үткән.
Амбулатор звенода коронавирустан авыруларга 1544 табиб, 1398 фельдшер һәм 1976 шәфкать туташы ярдәм күрсәтә. 1109 табиб һәм 2275 урта медицина хезмәткәре СОVID-19 авыруларын көндәлек дистанцион мониторинглауга җәлеп ителгән.
Янә килеп, поликлиникаларга практика эшенә медицина колледжларының 598 студенты чыккан. 31 гыйнвардан аларга БДМУның 843 студенты һәм 150 ординатор өстәлде.
Шул ук вакытта Максим Забелин да, Елена Прочаковская да Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләре поликлиникаларында хәлнең шактый катлаулы калуын билгеләде. Моңа бәйле төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына эре медицина учреждениеләренең баш табиблары белән киңәшмә үткәреп, алар поликлиникаларга вакытлыча күпме белгеч бирә алуын ачыкларга кушты. Муниципалитет җитәкчеләренә исә Радий Фәрит улы оператив рәвештә хезмәт автомобильләрен медицина оешмалары ихтыяҗлары өчен бирү бурычын куйды һәм моның үтәлешен дүшәмбе шәхсән тикшерәчәген белдерде. 28 гыйнварга табибларны чакыруларга алып бару өчен өстәмә рәвештә 192 автомобиль таләп ителә иде.
Утырыш ахырында Радий Хәбиров янә бер тапкыр һәр мөрәҗәгать итүчегә вакытында һәм сыйфатлы итеп медицина ярдәме күрсәтелергә тиешлегенә басым ясады.
— Зинһар өчен, кеше тәүлекләр буе тиешле ярдәм ала алмаган, шуның нәтиҗәсендә аның сәламәтлегендә авыр өзлегүләр барлыкка килгән хәл-шартларга юл куймагыз. Һәр мондый очракны гадәттән тыш хәл буларак караячакмын, — дип ныклы кисәтү ясады Радий Фәрит улы.
29 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция төрендә үткәргән төбәк территориясендә коронавирус таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында исә югарыда телгә алынган проблемаларны гамәлдән чыгару буенча анык карарлар кабул ителде. Аерым алганда, кичәге көннән Башкортстанда барлык өлкәннәр поликлиникалары да ялларсыз иртәнге 7.30 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли башлады. ПЦР анализларны исә хәзер поликлиникаларда 19.30 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор карамагындагы лабораторияләр исә тәүлек әйләнәсенә эш графигына күчә.
— Барлык пациентлар да оператив рәвештә беренче медицина ярдәмен алырга тиеш. Тән температурасы югары кеше көнозыны табиб кабул итүен көтеп интегергә тиеш түгел. Муниципалитетлар башлыклары бу мәсьәләне шәхси контролендә тотарга тиеш, — диде бу уңайдан җитди белдереп, Радий Хәбиров.
Бер көн алда Башкортстан Башлыгы куйган бурычларның нәтиҗәле тормышка ашырылуын ассызыклап, БДМУ ректоры студентларның һәм ординаторларның дәваханәләрдә һәм поликлиникаларда остазларына ярдәмгә ташланулары турында белдерде. Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин лабораторияләрнең эш вакыты озайтылудан тыш, аларга анализга медицина үрнәкләре китерү тәүлек эчендә бердән өч тапкырга арттырылуын җиткерде. Бу исә пациентларга анализ нәтиҗәләре турында җиткерү вакытын күпкә кыскарту мөмкинлеге биргән. Бер үк вакытта ул вакциналанганнар “омикрон” штаммын күпкә җиңелрәк үткәрүен дә сызык өстенә алды. Андыйлар арасында авыручылар саны 4 процент кына тәшкил итә. Бу җәһәттән сәламәтлек саклау министры Күмертау, Октябрьский, Сибай һәм Белорет шәһәрләрендә халыкны вакциналау дәрәҗәсе иң түбәннәрдән калуын, 80 проценттан да азрак булуын белдерде. Үз чиратында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге муниципалитетлардагы хәлне аерым игътибарга алырга кушты.
Утырыш ахырында Башкортстан Башлыгы төбәктә коронавирус таралуга бәйле шул ук көнне республиканың төп телевизион каналы — Башкортстан юлдаш телевидениесендә брифинг үткәрергә кушты.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин катнашлыгында 29 гыйнварда кичке якта үткән брифинг шулай ук бик күп сорауларга ачыклык кертте. Әйтик, министр җентекле рәвештә коронавируска уңай тест булганда тикшерү һәм дәвалану шартларын аңлатты, кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм төшенчәләренә аңлатма бирде, диспансерлаштыру һәм профилактик тикшеренүләр вакытлыча туктатылуы хакында җиткерде, балаларны вакциналый башлау тәртибе һәм үзенчәлекләре хакында сөйләде, авырганда вируска каршы препаратларны күпме вакыт кабул итәргә кирәклеге турында аңлатты, “больничный”ларны дистанцион рәвештә тутыру мәсьәләсе каралуын яңгыратты һәм башка бик күп көнүзәк сорауларга җавап бирде.
Республикада дәүләт дәрәҗәсендә күрелгән һәм күрелүче колачлы чаралар медицинаның беренче звеносында һәм, әлбәттә, йогышлы авыруларны дәвалауда, узган атна башы белән чагыштырганда, нәтиҗәлелекне дә, сыйфатны да сизелерлек яхшырту мөмкинлеге бирде. Димәк, республика җитәкчелеге вакытында кабул иткән колачлы чаралар нәтиҗәсендә коронавирусның бишенче дулкынын да, йогышлы авырулар көчәйгән чорны да, һичшиксез, җиңеп чыгарбыз, дияргә кирәк. Шуңа ышаныйк һәм һәрберебез дә тиешле саклану чараларын күрик!
Илдар Фазлетдинов.