Әле узган атна башында гына республикада тәүлек эчендә яңа коронавирус йоктыручылар саны якынча 400 кеше белән чикләнсә, атна ахырына бу күрсәткеч 800 кешедән артты. Моңа өстәп, сезонлы грипп һәм кискен респиратор авыруларның күтәрелеш чоры да нәкъ әлеге вакытка туры килде. Нәтиҗәдә, кайсы төчкергән, кайсы ютәлләгән, кайсының тән температурасы күтәрелгән халык янә поликлиникаларга агылды, табибны йортка чакырулар, ашыгыч ярдәм хезмәтенә йөкләнеш тә бермәбер артты.
Яшерен-батырын түгел, узган атна башында бу хәл поликлиникаларда зур чиратлар, табибка шалтыратып барып җитәлмәү кебек күңелсез күренешләр дә китереп чыгарды. Хәер, моңа мисал эзләп ерак китәсе түгел. Узган атнада авыру галәмәте, ишек шакып-нитеп тормый, шәхсән безнең өй эченә дә үтеп керде. Билгеле инде, мондый очракта беренче чиратта, балаларны хәстәрли башлыйсың. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, үзебез яшәгән урын буенча балалар поликлиникасына көн озыны диярлек шалтырату һич кенә дә уңышка китермәде. Күпме шалтыратып карасак та, андагы телефон “занят” биреп тик торды. Ярый әле инде тәмам гаилә табибыбызга әйләнгән терапевт туганыбыз һәм балаларны туганнан башлап күз уңыннан ычкындырмаган педиатр дустыбыз һәрвакыттагыча ярдәмгә килде. Алар билгеләгән дәвалау курсын үтеп, Аллаһка шөкер, барыбызның да савыгып, аякка баскан көнебез. Ә андый дус-туган табиблары булмаганнарга нишләргә?
Узган атнада Ковидка каршы ситуацион үзәккә 31 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, бу элекке саннан 4 тапкыр күбрәк. Бу хакта киңәшмәдә үзәк җитәкчесе Римма Үтәшева хәбәр итте. “Төп тема — амбулатор ярдәм, ПЦР һәм “больничный”ны дистанцион рәвештә ачу турында үтенечләр, — диде ул. — Без шуны аңлатабыз: расланган ПЦР булмаса, “больничный”ны табиб тикшергәннән соң гына ачарга мөмкин. Ә ПЦР расланганда — дистанцион рәвештә, участок табибы бәйләнешкә керәчәк”.
Ковидка каршы кол-үзәк хезмәткәрләре саны арткан. Элек алар 11 булса, хәзерге вакытта анда 47 оператор: студентлар, ординаторлар, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре эшли. “Без поликлиникаларга максималь рәвештә ярдәм итә алабыз. Көн саен 8дән 20 сәгатькә кадәр ялларсыз эшлибез, 218-19-19 телефоны буенча һәммә кеше шалтырата ала. Көндезге 12 сәгатькә үк инде 3 меңгә якын шалтырату килә”, — диде Римма Әмир кызы. Радий Хәбиров ассызыклавынча, иң мөһиме — кешеләрнең Ситуацион үзәккә шалтырата алуы. Кирәк булганда хезмәткәрләр санын тагын да арттырырга мөмкин. Бу хәзер бик мөһим, диде төбәк Башлыгы.
“Башавтотранс” дәүләт компаниясе 2021 ел нәтиҗәләре буенча 104 миллион пассажир ташыган. “Өч ел дәвамында без пассажирлар ташу өлкәсендә тәртип урнаштыру буенча бик катлаулы эш башкардык. Нәтиҗә күзгә күренеп тора — яңа автобуслар да, үтәкүренмәле түләүләр дә, — диде төбәк Башлыгы. — Яхшыртасы нәрсәләр тагы да бар һәм без моның белән шөгыльләнәчәкбез. Авыл кешеләре алдында бурычларыбыз кала. Эш сәфәрләрем барышында еш кына район үзәгенә барып җитүе кыен, дип зарланалар. Бу хәлне үзгәртергә кирәк”.
Шулай ук, Радий Хәбиров тимер юлларда пассажирлар ташу өлкәсендәге яңалыклар турында да хәбәр итте: “31 гыйнварда, Уфа — Приют — Уфа маршруты буенча “Көнбатыш экспресс” эшли башлады, ул гадәти электричкадан бер сәгатькә тизрәк киләчәк. Поездны Русиядә беренче хатын-кыз машинист — Уфадан Алена Миронова алып барачак”.
Чарада, шулай ук, “Уфа” халыкара аэропорты һәм “НефАЗ” предприятиесе җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды, республиканың спорт министры Руслан Хәбибов Башкортстан спортчыларының Пекиндагы Кышкы Олимпия уеннарында катнашуга әзерлеге турында сөйләде.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.