+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 февраль 2022, 09:10

"Краннардан пычрак су акмый!"

Краннан пычрак су агу - күңелсез проблема. Әмма Республика белән идарә итү үзәгенә мөрәҗәгать итсәгез, аны хәл итәргә була.

gidroguru.comgidroguru.com
Фото:gidroguru.com

"Чакмагыш авылы халкы краннардан пычрак су агуга зарланган иде. Башкортстан ЦУРы Чакмагыш районы хакимияте белән элемтәгә керде. Су агымдагы ремонттан соң пычранган икән. Сәбәбе - искергән һәм тутыккан торбалар.Проблема зур. Район хакимияте су алу җайланмасын реконструкцияләүне планлаштырган. «Чиста су» программасы кысаларында федераль һәм республика акчаларына суүткәргеч һәм канализация торбаларын алыштыру, станцияне ремонтлау һәм җир асты суларын чистарту һәм йомшарту системасын урнаштыру мөмкин булды.

Ел башына барлык эшләр дә төгәлләнде. Бу хакта видеодан карап белеп була", - дип яза ЦУР үз сәхифәләрендә.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас