+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 февраль 2022, 10:26

Межгорье да төзекләндереләчәк!

Шәһәр Бөтенрусия конкурсында алдынгы урынга чыккан.

Межгорье да төзекләндереләчәк!Межгорье да төзекләндереләчәк!
Межгорье да төзекләндереләчәк!

«Кичә Ленин урамындагы бакчадан Совет урамына кадәр балалар белән килдек. Бу территорияләрне кайчан төзекләндерегез?"

Межгорье халкы шәһәрне - матур, урамнарны төзекләндерелгән итеп күрергә тели. Бу хакта социаль челтәрләрдә язалар.
Шәһәр үткән елда уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проекты буенча Бөтенрусия конкурсында җиңде. "Раскрывая горизонты" проектын анда тормышка ашыра башладылар да инде.

Ябык шәһәрнең үзенчәлекле статусы һәм диңгез өсте дәрәҗәсеннән 500 метр биеклектә матур таулар - бу, бер яктан, чиста экология, икенче яктан, заманча иҗтимагый киңлекләрне проектлауда һәм үстерүдә кайбер кыенлыклар.

Проект авторлары яшьләрнең читкә китү проблемасы турында уйланды: чыгарылыш сыйныф укучылары зур шәһәрләргә укырга китә һәм кире кайтмый. Шуңа "Раскрывая горизонты" шәһәр үзәген һәм аның тирәсендәге локаль мәйданчыкларны үзгәртергә, яшьләр өчен җәлеп итү урыннары булдырырга тәкъдим итә.

Проектлау территориясенә Мәдәният һәм ял үзәге каршындагы төп мәйдан, Ленин урамыннан Җиңүнең 40 еллыгы урамы буйлап җәяүлеләр зонасы керә. Бүген биредә социаль, мәдәни объектлар һәм автомобиль юллары белән бәйле сәүдә нокталары урнашкан террасалар бар. Ләкин тиздән барысы да үзгәрәчәк!

Фото: rbc.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас