

“Бүген безнең өчен бик мөһим вакыйга - Уфадан Көнчыгыш чыгу юлында яңа күпернең пролетлары төзелешенә старт бирелде. Бу республикада эстакада белән иң озын күпер кичүе булачак. Ул 2,7 километрга сузылачак, аны 72 терәк тотачак. Шул ук вакытта Караидел елгасында суднолар йөри алачак.
Көнчыгыш чыгу юлы проекты шәһәр һәм республика өчен бик әһәмиятле. Аның ярдәмендә без башкаланың төп магистральләреннән автомобиль хәрәкәте ташкынын киметәчәкбез һәм үзебез өчен “Караидел аръягы” дип аталган территорияне үстерүгә куәтле этәргеч бирәчәкбез.
Көнчыгыш чыгу юлында булганда мин һәрвакыт хезмәтне төгәл оештыруны һәм срокларны төгәл үтәүне билгелим. Елның теләсә кайсы вакытында барлык объектта төзелеш-монтаж эшләре актив бара. Ышанам ки, партнерларыбыз - ВТБ, ВЭБ. РФ, Башкортстан концессия компаниясе - белән бергә без Идел буе федераль округында бу эре инфраструктура проектын 2024 елга тәмамлаячакбыз”, - дип яза Радий Хәбиров “ВКонтакте”да.
Фото” ВКонтакте”.