Мәсьәләләрне хәл итүдә кулланыла торган механизмнарның берсе - Территорияләрне үстерү фонды тарафыннан компенсация түләүләре бирү.
- Территорияләрне үстерү фонды белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, безнең республика алданган өлешчеләр мәсьәләләрен хәл итүдә шактый алга китте. Төзелеп бетмәгән объектларны төзү турында кабул ителгән карарлардан тыш, 1748 граждан 3,3 миллиард сумлык акчалата компенсацияләр алды. Бу йортларны төзеп бетерү мөмкинлеге булмау белән бәйле, - дип хәбәр итте төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов. - Фонд тарафыннан компенсацияләр бирү карары 31 йортка карата чыгарылган, аларның сигезе буенча түләүләр тулы күләмдә башкарылган, бу - 1 йорт - «ИнвестКапиталСтрой», 2 йорт - «ЕТЗК», 3 йорт - «Союз-Строй» һәм 2 йорт - «БашЛСТК» җәмгыятьләре. Алар барысы да проблемалы объектларның Бердәм реестрыннан төшереп калдырылды инде, - дип өстәде министр урынбасары.
Шуны да искәртик: 2022 ел башында Территорияләрне үстерү фондының күзәтчелек советы «Стройпрофиль» (Туймазы районы) һәм «Амрита» (Уфа шәһәре) төзүчеләреннән зыян күргән гражданнарга компенсацияләр түләү турында карар кабул итте. 7 февральдән - «Стройпрофиль», ә «Амрита» өлешчеләреннән гаризалар кабул итү башлана.
Исегезгә төшерәбез, федераль фонд тарафыннан Башкортстан территориясендә 43 проблемалы объект төзелешен тәмамлау турында карар кабул ителде, 31 йорт буенча компенсация түләүләрен бирү билгеләнде.
Фото: pravitelstvorb.ru