

Уфаның 84нче Татар гимназиясендә, мәсәлән, бу программа кысаларында яңа уку елына мәктәп янында заманча, уңайлы күпфункцияле спорт мәйданчыгы булдырылачагына исәп тоталар.
— Безнең гимназияне күпкатлы йортлар уратып алган. Биредә халык, балалар күп. Гагарин урамының 33нче йортында яшәүчеләр мәктәп янында заманча спорт мәйданчыгы булдыру башлангычы белән чыкты, — дип сөйли гимназия директоры Равил Идрисов. — Бу башлангычны хуплап каршы алдык, безнең гимназиядә спортка зур игътибар бирелә, волейбол, баскетбол буенча матур казанышларыбыз да җитәрлек. Укытучыларыбыз командасы даими рәвештә волейбол буенча районда беренчелекне алып килә.
Күпфункцияле спорт мәйданчыгыннан балалар да, укытучылар да, яшьләр дә, өлкәннәр күп файда күрәчәк. Биредә укучылар өчен яңа мөмкинлекләр ачучы физкультура дәресләре үткәреләчәк, ә дәресләрдән соң мәктәп янында яшәүче халык спорт белән шөгыльләнә алачак.
Әйтергә кирәк, спорт мәйданчыгын булдыру буенча халык белән беренче җыелыш декабрьдә үк үткәрелгән. Гыйнвардагы җыелышта анык карарлар кабул ителгән.
Спорт мәйданчыгын булдыруга Хөкүмәттән бер миллион сум акча бүленергә тиеш. 96850 сум иганәчеләрдән көтелә. Шул ук сумманы әлеге башлангыч белән чыккан халык кертәчәк яисә төзелеш эшләрендә ярдәм күрсәтәчәк, өмәләргә килеп эшләячәк.
Смета төзелгән, аукционда төзүче фирма билгеләнәчәк. Апрельдә документ эшләрен бетереп, төзелеш эшләренә керешергә дә исәп тоталар биредә. Ә 1 сентябрьгә өр-яңа, заманча, күпфункцияле спорт мәйданчыгы инде әзер булырга тиеш.
84нче Татар гимназиясе — Уфаның матур уңышлары белән билгеле булган уку йортларының берсе. Биредә укуга да, тәрбия эшенә дә, туган телне өйрәнүгә һәм төрле чаралар оештыруга да, спорт юнәлешен үстерүгә дә тиешле игътибар бүленә. Укучылар һәм укытучылар моны даими казанышлары белән исбатлап тора. Әлбәттә, биредә белем алучылар, белем һәм тәрбия бирүчеләр, ата-аналар, якында яшәүче халык заманча спорт мәйданчыгына лаек. Бу башлангычларында аларга уңышлар телибез!
Динар Кәлимуллин фотосы.